26 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукай туган көн
26 апрель - Тукай туган көн. 15 апрель - Тукай вафат булган көн. Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта. Әмма 1886 ел язы белән быелгы яз арасында 129 ел гомер ята.
-
Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән.
Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр.
-
Тукай районының яңа гимны
Узган ел уздырылган Тукай көненнән илһам алып, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева Тукай исеме - бөек исем" дигән җыр иҗат иткән. Җәмәгатьчелек бу җырны Тукай районы гимны итәргә карар кылган. Гимнны Зөфәк Галләмов җитәкчелегендәге "Замана" вокаль ансамбле бик зур осталык белән башкарып, көчле алкышларга ия булды. Бәйрәм ахырында бар халык бергәләп "Туган...
-
"Карга боткасы" бәйрәме уздырыла
1нче май көнне Актаныш районының Ильчебай авылында балалар һәм зурлар өчен оешкан төстә "Карга боткасы" бәйрәме уздырыла. Көн узәгендә төрле уеннар, конкурслар, жыр, бию, шигырь бәйгеләре була. Бәйрәмдә балалар өчен электромобильләр, квадроцикллар, дартс уеннары, батут, тир һәм башка төрле уеннар эшли! Шулай ук кайнар ит һәм камыр ризыклары (шашлык, пәрәмәч),...