Тукай туган көн
26 апрель - Тукай туган көн. 15 апрель - Тукай вафат булган көн. Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта. Әмма 1886 ел язы белән быелгы яз арасында 129 ел гомер ята.
Нинди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Агарасы җирдә бер мәгънәсез карайган, башыннан сөеп күтәрәсе урында шулай ук бер мәгънәсезгә түбәнсеткән һәм түбәнсенгән, Тукай кадәр Тукайны, яңа татар әдәбиятының нигезен салган бөек әдипне көчләп-көчләп халык язмышыннан аерырга, хәтта пролеткульт кысаларына куып кертеп, буржуаз шагыйрь итеп күрсәтергә маташкан чорлар да булмады түгел, булды. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады».
Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. Иншалла!
Айдар Хәлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев