Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән.

Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр.


Бу көннәрдә умартачылар кыштан соң умарталыкларны карыйлар һәм бөҗәкләрнең күпме дәрәҗәдә үлүен билгелиләр, бу күрсәткеч үткән еллардагыча 10 процент тирәсе тәшкил итә. Бөҗәкләр кышны уңышлы кышлаган санала.

Хәзер һава шартлары бөҗәкләр очарлык түгел, алар температура 12 градус җылы булганда гына ояларыннан чыга. Тиздән алар беренче язгы чәчәкләрдән татлы азык җыя башлар.

Бу сезонда Татарстанда 14 меңнән артык умарталык яки 246 мең бал корты гаиләсе бал җыяр дип күзаллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев