27 август 2016 яңалыклары
-
Халыкка ярдәмгә
48/11 йорты янында "Бердәм Россиянең" мобиль иҗтимагый кабул итү пункты эшли. Һәркем алар янына килеп гозерләрен, тәкъдимнәрен калдыра ала. Әлеге пункт бүген шулай ук 50/14 һәм "Новоборовецкий" сәүдә үзәгенә каршындагы йортлар янында эшләп киләчәк.
-
Чулман проспектын ябалар
Шәһәребезнең Чулман проспектында 27 август, шимбә көннән башлап хәрәкәт туктатыла. Бу тыю биредә ремонт эшләре төгәлләнгәнгә кадәр дәвам итәчәк. Бордюрлар алыштырыла, киртәләр куела, сукмак юллары ясала. Урамны төзекләндерүче "Камдорстрой" идарәсе җитәкчеләре әйтүенчә, Чулман проспектында эшләрнең 80% башкарылган. Бу проспектта урнашкан ЗАГС идарәсенә генә машиналар белән керү рөхсәт ителә.