Азат Фәтхетдинов: “Коронавирусны беләбез!”
Татарстанның атказанган табибы, 2нче хастаханәнең баш табибы,”Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Азат Фәтхетдинов белән әңгәмә вакцинаны ясатыйммы, юкмы дип аптыраган кешеләргә үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Таныш табибларым таҗлы вирус эләктергән авыруларны дәвалаганга күрә, кайберәүләр уйлаганча, моның күпләр гоманлаганча “сәяси уен” түгеллеген мин узган елның март аенда ук аңлаган идем. Бөтен куркыныч шунда: ул тиешенчә өйрәнелмәгән. Кемдер минем кебек җиңелчә генә үткәрә, кайберәүләрнең хроник авырулары көчәя, өченчеләрне коткарып калып булмый. Соңгы вакытларда коронавируска бәйле вәзгыять тотрыкланса да, тынычланырга иртәрәк әле, чөнки вирус һаман йөри. Бүгенге көндә аннан котылу өчен фәкать вакцина ясатырга кирәк. Әлегә халык социаль челтәрләрдәге фейкка күбрәк ышанып, шифаханәләргә барып прививка ясатырга ашыкмый.
- Азат Әдгатович, сез җитәкләгән учреждение узган елның апреленнән ковидлы авырулар хастаханәсе статусы алып, вируслы пневмания диагнозы куелган авыруларны дәвалый башлады. Шушы вакыт эчендә сездә күпме кеше дәваланып чыкты? Бүгенге көндә ничек эшлисез?
- Елдан артык вакыт эчендә бездә барлыгы 2500дән артык кеше дәваланып чыкты. Бүгенге көндә гадәти режимда эшлибез, коронавируслы авыруларны дәвалау өчен кирәкле барлык шартлар, препаратлар да җитәрлек.
- Узган ел белән чагыштырганда хәзер бу чирне дәвалауда аерма бармы?
- Ел ярым элек без бу чирне аңлап бетермәдек, чөнки тиз тарала торган куркыныч вирус турында төгәл генә мәгълүматлар булмады. Шунлыктан без үзебезне нәрсә көткәнен, нинди чир белән очрашуыбызны белмәдек дисәм дә ярый. Матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә бу вирус кешеләрнең эчке әгъзаларын зарарлый, кеше күп үлә дигән нигезсез хәбәрләр таралды. Шуңа да карамастан, коллективыбыз беренче көннән үк үз алдына куелган бурычны аңлап, авыруларны дәваларга алынды.
- Ни өчен сезнең хастаханәдә ковидлы авыруларны дәваларга булдылар?
Капиталь ремонттан соң безнең хастаханәдә вируслы авыруларны дәвалау өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүлмәләр изоляцияләнгән, аларның барсында да бәдрәф, душ бар. Авыруларның коридорга чыгып, аралашып, вирус тарату мөмкинлеге юк. Койкаларның барысы да кислордка тоташтырылган. Шуңа күрә узган елның 4 апреленнән без ковид-госпиталь статусы алып вируслы пневмония диагнозы куелган авыруларны дәвалый башладык. Шунысы да горурланып әйтәм - ковидтан куркып бер хезмәткәрем дә эштән китмәде. Тәүлек буена саклану костюмы киеп эшләү җиңел булмаса да, табиб, шәфкать туташлары түзделәр. Без алдыбызга куелган бурычларны үтәдек, кешеләр сәламәтләнеп чыктылар. Хәзер инде вирустан курку юк, чөнки дәвалауның нәтиҗәле ысуллары барлыкка килде.
- Таҗлы вируслы авыруларны дәвалаганда хезмәткәрләрегез атналар буена өйләренә дә кайтмыйча эшләде. Авыр вакытларда ярдәм итүчеләр булдымы?
Пандемия башлангач, шәһәр хакимияте, “Чаллы икмәге”, “ТЭМПО” компанияләре безгә рухи һәм матди ярдәм кулы сузды. “Татарстан” кунакханәсе 30 хезмәткәребезне үзендә бушлай тотты. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көнендә артистлар безгә концерт куеп киттеләр. “Горзеленхоз” хезмәткәрләре күп мәртәбәләр чәчәкләр бүләк итте. Мондый дустанә, җылы мөнәсәбәт безнең эшебезне җиңеләйтте, кәефебезне күтәрде.
- Коллективыгызда таҗлы вирус белән авыручылар булдымы?
- Булды, әлбәттә. Төрле кеше төрлечә чирләде. Үзем, мәсәлән, җиңелчә генә үткәрдем.
- Авыруны ничек үткәрү нәрсәгә бәйле?
- Чирнең нинди формада узуы организмга вирусның күпме микъдарда керүенә, организмның моңа ничек реакция бирүенә бәйле. Йөрәк-кан тамырлары, шикәр, бөер авырулары белән интегүчеләр әлеге чирне авыр уздыра. Бу чир тиешенчә өйрәнелмәсә дә, вирустан кеше үлми, ә хроник чирлеләр өзлегүләрдән вафат булды. Бүгенге көндә без күрсәтмә медицина шартларында эшлибез. Ягъни коронавирус башланганда кулланылган кайбер препаратларның кешегә файдасы булмаса, авыруларны нәтиҗәлерәк ысуллар, дарулар ярдәмендә дәвалыйбыз.
- Кайчагында авыруларны җылы мөнәсәбәт тә дәвалый бит?
- Мин теләсә нинди авыруга яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш дип саныйм. Хезмәткәрләребез дә шул принцип белән эшли.
- Илебездә, республикабызда кертелгән үзизоляция, битлек режимы үзен акладымы?
- Россия, Татарстанда кертелгән санитар-эпидемиологик чаралар: үзизоляция, социаль дистанция, битлек режимы илебездә берьюлы күп кешене авырудан, чир таралудан саклап калды. Вакытында катгый чаралар күрелмәсә, хастаханәләрдә урыннар да җитмәс, бер нинди система да бу авыруны туктата алмас иде. Һиндстандагы бүгенге хәлләр моның ачык дәлиле. Хәзер авырулар саны күп түгел, үлүчеләр саны да.
- Аянычлы хәлләр булмасын өчен вакцина ясатырга кирәктер инде?
- Әлбәттә. Вакцина – бөтен дөньяда барлык йогышлы авыруларны таратудан туктата торган нәтиҗәле чараларның берсе. Эпидемия булмасын өчен халык арасында иммунитеты көчле катлам барлыкка килергә тиеш. Халык шуны аңлап, вакцина ясатсын иде. СССРда, Россиядә җитештерелгән вакциналар элек-электән яхшылардан саналды. Бөтен дөньяда прививка ясыйлар, чөнки вируска каршы көрәшүдә аннан да нәтиҗәлерәк ысул әлегә юк. Бездә вакциналар җитәрлек, алар бушлай ясала. Шәһәрдә вакцина ясатырга теләгән кешеләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. Кызганыч, халык социаль челтәрләрдәге фейкларга күбрәк ышанып, үзләренә зыян сала. Бүгенге көндә коронавируска каршы вакцинаның тискәре яклары юк. Аны ясатырга кирәк. Антитәнчекләр күп булса, 6 айдан соң ясатырга була. Бу вакытны көтмәсәң дә, вакцина ясатуның бер зыяны да юк.
- Әлеге вакцина организмга ничек тәэсир итә?
- Теләсә нинди вакцина кеше организмына реакция бирергә мөмкин. Кемдер аны сизми дә, кайбер кешеләрнең 1-2 көн температурасы булырга, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Сәламәтлегең начарланып китсә, вакцина ясатуны кичектереп торырга да була. Вирусның беркая да китмәвен истә тотып, вакцина ясатуны тизләтергә кирәк дип саныйм.
- Дус, туганнарыгыз, танышларыгыз таҗлы вируска каршы вакцина ясаттымы?
- Үземнең таныш-белешләрем ясатты. Алар: “Яхшы булды: прививка куйдырдым, өйдә торып, дуслар, туганнар белән аралашмыйча, очрашмыйча яшәп арыдым. Хәзер кеше арасына чыгып, элеккечә яши алам”, - диләр. Мин медицина белгече буларак та, коронавирус белэн турыдан -туры көрәшүче буларак та аларнын карарын хуплыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев