Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Ак мә­чет” – ди­ни бе­лем һәм тәр­бия чы­га­на­гы

Би­на­сы күз­гә таш­ла­нып тор­ма­са да, әле­ге иман йор­тын Чал­лы­да бел­мә­гән ке­ше си­рәк­тер. Чөн­ки аның исе­мен шә­һә­ре­без­нең Мәс­кәү прос­пек­тын­да­гы тук­та­лыш та йөр­тә. Сү­зем ин­де дис­тә ел­лар шә­һә­ре­без­дә ге­нә тү­гел, ә рес­пуб­ли­ка­быз­да го­мер ки­че­рү­че мил­ләт­тәш­лә­ре­без­гә дә ди­ни бе­лем һәм тәр­бия  би­рү­че “Ак Мә­чет” ха­кын­да.

Иман йор­ты­ның та­ри­хы 1992 ел­га ба­рып то­та­ша. Би­на­ның про­ек­тын­нан кү­рен­гән­чә би­ре­дә иң элек ба­ла­лар бак­ча­сы бу­ла. “Ка­мАЗ” ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те ге­не­раль ди­рек­то­ры­ның 5 май 1992 ел әме­ре ни­ге­зен­дә, ул карт­лар һәм ин­ва­лид­лар өчен пан­си­о­нат, гый­ба­дәт бүл­мә­лә­ре, ру­хи-мил­ли үсеш мак­сат­ла­ры өчен би­ре­лә. Шул ук ел­ның 14 ок­тяб­рен­дә “Мәр­җа­ни” Мө­сел­ман мә­хәл­лә­сен оеш­ты­ру җы­е­лы­шы бу­ла. Ан­да мә­чет­нең бе­рен­че имам-ха­тый­бы итеп Рәв­кать хәз­рәт Хар­ра­сов сай­ла­нып ку­е­ла. Би­на­га ре­монт яса­ла һәм ма­на­ра ур­наш­ты­ры­ла. Мә­чет кы­са­ла­рын­да “Тән­зи­лә” ха­тын-кыз­лар мәд­рә­сә­се дә уңыш­лы гы­на эш­ләп ки­тә.

1996 ел­да исә дин һәм уку йор­ты­ның имам-ха­тый­бы итеп Рөс­тәм хәз­рәт Шәй­хе­вә­ли­ев бил­ге­лә­нә. Ул җи­тәк­че­лек ит­кән ел­лар­да мә­чет­нең на­маз за­лы ки­ңәй­те­лә, яңа тә­һа­рәт­ха­нә эш­лә­нә, зур фо­йе бул­ды­ры­ла, аның өс­тен­дә за­ман­ча кон­фе­ренц-зал тө­зе­лә.

“Мон­да кил­гән­дә би­на­да 7 оеш­ма эш­ли иде. Мә­чет, мәд­рә­сә, аш­ха­нә, ки­бет — бар­сы да ае­рым-ае­рым, өс­тә ар­хи­тек­тор­лар, те­гү­че­ләр. Спорт­чы­лар­га ка­дәр бүл­мә би­рел­гән. Шу­лар­ның мә­чет­кә ка­гы­лыш­лы бул­ма­ган­на­рын чы­га­рып, мә­чет бе­лән мәд­рә­сә­не бер­ләш­те­реп, бү­ген­ге көн­дә дә ике­сен бер­гә алып ба­ра­быз”, - дип ис­кә ала ул ел­лар­ны Рөс­тәм хәз­рәт.

2000 ел­да исә мәд­рә­сә ир-егет­ләр­не­ке­нә әй­лән­де­ре­лә һәм аның кар­шын­да кич­ке ур­та мәк­тәп тә эш­ли баш­лый. Шу­лай ук аның ба­за­сын­да 2003 ел­ны Та­тар­стан Ди­ния нә­за­рә­те имам­нар­ның бе­ле­мен кү­тә­рү ин­с­ти­ту­ты да оеш­ты­ры­ла. Бү­ген­ге көн­дә ин­де мәд­рә­сә­нең көн­дез­ге, кич­ке, чит­тән то­рып уку бү­лек­лә­ре дә бар. Ан­да ир-ат­лар да, ха­тын-кыз­лар да ти­рән­тен ди­ни бе­лем үз­ләш­те­рә ала­лар.

“Мө­гал­ли­мә­лә­ре­без үзе­без­нең мәд­рә­сә­не тә­мам­ла­ган, юга­ры пе­да­го­гик бе­лем­гә дә ия­ләр. Укы­ту һәм мә­чет­тә гый­ба­дәт кы­лу фә­кать Әбү Хә­ни­фә мәз­һә­бе бу­ен­ча алып ба­ры­ла. Мөм­кин­ле­ге­без­дән чы­гып мә­чет-мәд­рә­сә­без­дә тө­зек­лән­де­рү, ре­кон­ст­рук­ция эш­лә­ре алып ба­ра­быз. Шә­керт­ләр өчен бүл­мә­ләр яса­дык, тә­һа­рәт­ха­нә зу­рай­тыл­ды. 2006 ел­ны гый­ба­дәт за­лын ки­ңәйт­тек. Ха­тын-кыз­лар өчен ае­рым на­маз за­лы эш­лән­де”, - ди Рөс­тәм хәз­рәт.

Бү­ген­ге көн­дә ин­де мә­чет­нең го­му­ми мәй­да­ны 2500 кв. метр. Би­ре­дә спорт за­лы, компь­ю­тер клас­сы, ки­бет тә бар. «Ак мә­чет» шә­һәр мә­чет­лә­ре ара­сын­да иң зур на­маз за­лы­на ия бу­лу сә­бәп­ле (1000 ке­ше сый­ды­ра), би­ре­дә ба­ла­лар­ның рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә­ге Коръ­ән уку ярыш­ла­ры да үтә.

Мә­че­те­без ки­лә­чәк­тә дә шу­лай үз йө­зен сак­лап хал­кы­быз­га иман ну­ры та­та­ру­да өл­ге бу­лып кал­сын иде. Ал­ла­һы Тә­га­лә бер­кай­чан да рә­хим-шәф­ка­тен­нән аер­ма­сын, из­ге һәм хә­ер­ле га­мәл­ләр­гә юл­ла­рын ачып тор­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз