Аллаһы Тәгаләнең яраткан колларыннан буласың килсә...
Коръәннән аятьләр.
1. Изге эшләр эшлә.
“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата”
(“Бәкара”: 195).
2. Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил.
“Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр”
(“Бәкара”: 222).
3. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең صلى الله عليه وسلم сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә.
“Ий Мөхәммәд, син аларга әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр”
(“Гыймран”: 31).
4.Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл кыл.
“Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”
(“Гыймран”: 159).
5. Гадел бул.
“Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”
(“Мәидә”: 42).
6.Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).
“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр”
(“Тәүбә”: 7).
Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, Аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!
Раил Фәйзрахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев