Бер көндә 2 еллык гөнаһлар кичерелә
Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд , Әт-Тирмизи, Әбу Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗәһ риваят кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла.
Бу изге көннәрдә бөтен дөньядагы мөселман өммәте күбрәк саваплы гамәлләр эшләп калырга, тәкъварак булырга тырыша. Хәтта үзен мөселман дип санап та, исламнан ерак торган кардәшләребезнең дә күңелләре нечкәреп, калебләре чистарып киткән кебек тоела башлый. Алар да мәчеткә сәдака салып булса да китәргә тырышалар: «Әти-әнием өчен, туганым өчен дога кылыгыз әле», – дип мөрәҗәгать итәләр. Иншаллаһ, аларның күңеленә дә Аллаһы Тәгалә иман нуры иңдерер, туры юлга күндерер, дип өметләник.
Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне – «Уй (Тәрвияһ) көне» дип атала. Аның шулай аталуының үз тарихы бар. Бу көнне Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйльне a корбан иткәне хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» – дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим aулы урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: «Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр», – дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г.с.), Аллаһы Тәгаләнең үзен исән калдырганын белгәч: «Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», – ди. Моннан шул өч зат: Җәбраил , Ибраһим a, Исмәгыйльнең a сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкъбир булып тора.
Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнлегендә иң хәерлесе, иң яхшысы, әлбәттә инде – Гарәфә көне. Ул Зөлхиҗҗә аеның 9-нчы көненә туры килә. Ул чын мәгънәсендә ел дәвамында иң яхшы көннәрнең берсе булып тора.
Имам Мөслимнең «Сахих» хәдисләр җыентыгында мондый тарих китерелә: «Пәйгамбәребез ﷺ Гаишә (р.г.) анабызга Гарәфә көненең фазыйләтләре хакында болай диде: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак».
Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазына кадәр, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, бер мәртәбә тәкъбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм канны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер.
Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ икенче бер хәдисендә: «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», – дигән.
Шуның өчен мөселман кардәшләребез Зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала дигәндә, бу көнне Хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев