Мулла кызы димәссең дә...
Гүзәл Вәлишина – Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулланың кызы. Әмма шәһәрдә аны күбрәк дизайнер буларак беләләр. Ул никах туйларына кәләшләргә матур, заманча образлар сайларга ярдәм итә. Популяр җырчы Элвин Грейның хатыны Инзилә Фәтхетдинованы да никахына Гүзәл киендергән. Эшен башлаганда атнага бер кәләшкә яулык кына бәйләп бирсә, хәзер «Хыял» студиясе тулы көченә эшли, кайбер көннәрдә икешәр дистә кызны сылу итеп киендереп, бизәндереп, кияүләре янына озаталар. Дизайнер бизнесында әтисенең роле нинди? Үзе дингә ничек килгән? Болар турында Гүзәл Вәлишина белән сөйләштек.
– Гүзәл, бүген син танылган дизайнер. Бу эшкә ничек кереп киттең? 10 ел элек никахка яулыкны махсус белгечтән бәйләтү турында уйлап та булмый иде бит әле.
– Курыкмыйча әйтә алам, Татарстанда никахка тулы образлар тудыру студиясен беренчеләрдән булып мин ачтым. Моңа кадәр мин туй салонында эшләгән идем, шунда ук кәләшләр белән аралашу, образлар тудыру ошаганын аңладым. Аннары Чаллыда түбәтәйләр җитештерү фабрикасында эшләргә туры килде, биредә мин чигәргә өйрәндем. Гомумән, тегүгә, образлар тудыруга мәхәббәт мәктәптә укыганда ук барлыкка килде. Киемнәрне үзгәртеп тегә идем. 11нче сыйныфны тәмамлагач, тегүчелеккә укыдым, аннан интерьер дизайнерына. Көнчыгышка, яулыкларга мөкиббән идем. Әмма моны ничек кулланырга икәнен белмәдем. Казанга Наҗия Галимова күргәзмәсенә баргач, мөселман кәләшләре ничек киенергә тиеш икәнен аңладым!
– Шулай да студия тиз генә ачылмагандыр?
– Юк, әлбәттә. Ул елларда шәһәрдә никах туйларына ак костюм-чалбар кияләр иде. Кайчакта бу униформа кебек иде. Декретта утырганда яулык бәйләүче белгеч булып эшләп карыйсым килде. Интернетта үз битемне ачтым. Кәләшләр янына өйләренә йөри идем. Башта аена бер кәләш чакыра иде. Соңрак, матур фотоларны күреп, клиентлар күбәйде. Кызлар үзләренең яулыкларын алып киләләр, тик аларның үлчәмнәре дә, материаллары да матур итеп бәйләр өчен туры килми иде. Мин озын тукымалар алып, берничә яулык тектем һәм аларны прокатка бирә башладым. Бизәнү эшләнмәләре дә кулландым. Бик оригиналь образлар килеп чыга башлады. Заказлар артты. Аннары үз студиямне булдырдым.
– Тулы образлар тудыруга ничек тотындыгыз?
– Тора-бара кызларны матур, зәвыклы күлмәкләрдән күрәсе килде. Иң беренче никах күлмәген сеңлемә тектем, аңа бик ошады. Аннан балаларны кич сәгать 10да йоклатып, төннәр буе балконда эшли идем. Яраткан фильмнарны кабызам да таңга чаклы утырам. Эшли башлаган елларда студиядә прокатка тапшырылучы 1-2 генә күлмәк бар иде, хәзер аларның саны йөздән артык. Мин заказга текмим, алай фантазиягә ирек биреп булмый. Образларны әзерлим, кәләшләр үзләре сайлый. Кемдер прокатка, кемдер сатып ала.
– Кәләшләр белән истә калырлык вакыйгалар булдымы?
– Аларны туйга әзерләгәндә. Серләрен сөйлиләр, дулкынланалар, ә мин тынычландырам. Төрле хәлләр була. Берсе – аеруча истә. Инде җыенып беткәч, кәләш кияү егетенә шалтыратты, ә тегесе телефонын алмый. Бераздан, шалтыратып, чыгарга кушты. Чыксак, мәчет кырыенда ак ат тора, матур арбасы да бар. Кәләш ак атка атланган принц турында хыялланган икән, сөйгәне шуңа тырышкан. Мондый вакыйгалар күңелне күтәрә.
– Гүзәл, син көндәлек тормышта да аерым стилең белән аерылып торасың. Образларың башка мөселман хатын-кызларыныкына охшамаган.
– Әлегә мин үземне тулысынча ислам нормалары буенча киенәм дип әйтә алмыйм. ИншаАллаһ, анысына да килермен. Ә киемнәрне мәктәптә укыганда ук үземә кирәгенчә итеп үзгәртә идем. Үземә теккән вакытлар да булды. Кибеттә сатучылар да каян алдыгыз дип сорый иде кайчакта. Хәзер моңа вакыт тими, берничә кием өлгесе ята, һаман кул җитми. Мода гел үзгәреп тора. Кибетләрдә дә сайлау мөмкинлеге зур. Мин көн буе хәрәкәттә, шуңа иркен, җайлы киемнәр яратам.
– Исламга ничек килдең? Әтиең тарафыннан мәҗбүриләү булмадымы?
– Безне гаиләдә ислам дине кагыйдәләре буенча тәрбияләделәр. Монда күбрәк әбиебезнең роле зур булгандыр. Ул һәрчак Аллаһ барысын да күреп тора дип өйрәтте. Миңа 14 яшь булганда әти ныклап динне өйрәнә башлады. Без дә мәчеткә йөрдек. Кечкенәдән гарәп телен өйрәндек, Коръән укыдык, догалар ятладык. Биш вакыт намазны укый башлаганчы мин дә шактый юл үттем. Яулык ябарга кыюлыгым җитми йөрде. Ә менә кияүгә чыгып, кызым тугач, яулык ябасы килде.
– Интернетта бу темага киңәш сораучылар бармы?
– Бар, бик күп язалар. Кемдер яулык япмыйм, намаз укыйм ди, ә кемдер яулык ябып та намазга баса алмый. Болай ярыймы дип сорыйлар алар. Күңелегез хәзерге минутта ничек кушса, шулай эшләгез дип җавап бирәм. Иң мөһиме – беренче адым. Башта иртәнге намазны укый башлыйсың, аннан күңел йомшара, Аллаһка якынаясың, шуннан соң башкаларын да калдырасы килми башлый. Һәр нәрсә үз вакытында була. Аллаһ каршында күңелең чиста булсын. Танышлар арасында тиз арада дингә тартылып, бик тиз бизүчеләр дә булды. Бу бит бөтенләй икенче тормыш, шуны аңларга кирәк. Әйләнә-тирәдә булган кешеләрнең дә сиңа мөнәсәбәте үзгәрә: кемдер синең белән кала, ә кемдер, киресенчә, ераклаша. Тормыш рәвеше үзгәрә.
– Ураза аен ничек үткәрәсез? Гаиләгездә традицияләр бармы?
– Мин 14 яшьтән ураза тотам. Бу айда күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышабыз. Кызларыбыз кечкенә әле, ураза тотмыйлар, шулай да аларга аңлатабыз. Сабырлыкка өндибез, кибеттә дә артыгын сорамаска кушабыз. Туганнар, әти-әниләр белән бергәләшеп авыз ачабыз, табын әзерлибез. Бик күңелле була. Ифтар мәҗлесләренә дә чакыралар, әмма миңа якыннарым, гаиләм белән авыз ачу күбрәк ошый.
– Рамазан аенда да никахлар буламы?
– Бу айда никахлар кимеде, атнасына 1-2 генә.
– Эшеңдә әтиеңнең ярдәме булдымы?
– Әти нинди генә дәрәҗәле эштә булса да, минем өчен күлмәк текми. Аннан ярдәм сораганым булмады. Киңәшләре – терәк, әлбәттә. Әтисе ярдәмендә алга киткән дип уйлаучылар күп, әмма бу алай түгел. Минем төп бурыч – аның йөзенә кызыллык китермәү.
– Киләчәккә планнарың нинди? Башка шәһәрләрдә дә студия ачу теләге юкмы?
– Планнарым зур. Безгә Түбән Кама, Актаныш, Казан, Башкортстаннан һәм башка җирләрдән киләләр. Казандагы кечкенә кибеттә мин теккән күлмәкләр коллекциясе тәкъдим ителгән. Түбән Камада кибет бар иде, әмма кәләшләр барыбер Чаллыга килде. Чөнки студия – ул кибет кенә түгел, монда без кызлар белән җентекләп образ сайлыйбыз. Киемнәр, бизәнү әйберләре никахка кадәр бездә саклана, кәләшкә килеп җыенасы гына кала. Мин үзем дә бөтен эшне осталарга гына тапшырмыйм. Алар әзер өлгеләр буенча күлмәкләрне тегеп бирәләр, әмма бизәвен һәрчак үзем башкарам. Интернетны да үзем алып барам, сорауларга җавап бирәм. Ышанмаудан түгел, мин шуңа өйрәнгән, шулай җайлырак. Белгечләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнеп киләм инде. Киләчәктә тагын хатын-кызлар өчен мөселманча бәйрәм күлмәкләре тегә башлыйсым килә. Бу хыялым да тормышка ашар дип уйлыйм.
Гүзәл Шиһапова.
/ Фотолар Гүзәл Вәлишинаның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев