21 октябрь 2023 яңалыклары
-
«Притяжение»дә 3 мең агач-куак утырттылар: өмәдә балалар да катнашты - ФОТОЛАР
«Бабайлар утырткан, без дә моны эшләргә тиеш», - ди торак комплекста яшәүчеләр.
-
Әлмәт районында ике машина йортка килеп менде
Йортта ялгыз хатын-кыз яшәгән булган.
-
Туристларны алдаган блогер Илүсә Миңнегалиевага җинаять эшләре кузгатылды
Ул мошенниклыкта гаепләнә.
-
Гөлнара Тимерҗанова: “Гаиләнең кадерен белә торган ир сорыйсы калган”
Ул үзеннән 7 яшькә яшь егеткә кияүгә чыккан булган.
-
Казанда 3 яшьлек бала 17 каттан егылган
Бу вакытта ул өйдә берүзе булган.
-
Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бушлай белем алу курсларына чакыралар
Курсларны тәмамлагач, диплом яки таныклык тапшырыла.
-
Мулла кызы димәссең дә...
Гүзәл Вәлишина – Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулланың кызы. Әмма шәһәрдә аны күбрәк дизайнер буларак беләләр. Ул никах туйларына кәләшләргә матур, заманча образлар сайларга ярдәм итә. Популяр җырчы Элвин Грейның хатыны Инзилә Фәтхетдинованы да никахына Гүзәл киендергән. Эшен башлаганда атнага бер кәләшкә яулык кына бәйләп бирсә, хәзер «Хыял» студиясе тулы көченә эшли, кайбер көннәрдә икешәр дистә кызны сылу итеп киендереп, бизәндереп, кияүләре янына озаталар. Дизайнер бизнесында әтисенең роле нинди? Үзе дингә ничек килгән? Болар турында Гүзәл Вәлишина белән сөйләштек.