Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дога кабул була торган вакыт

Ул вакытта махсус дога укырга кирәк.

Яңгыр - ул да булса Раббыбызның бер нигъмәте һәм аның үз файдасы һәм хикмәте бар икәнен беләбез. Һәм шул ук вакытта зарар китермәсен дип бер дога кылып куйсак бик тә яхшы булыр. Шулай ук яңгыр яуган вакыт - дога кабул була торган вакытларның берсе булып та санала.

Һәм яңгыр яуганда киләсе махсус бер доганы да укырга киңәш ителә:

"Аллаһуммә саййибән нәәфигән"

اللّهُمَّ صَيِّـباً نافِـعاً
"Йә Аллаһ, бу яңгыр файда китерсен иде!"
 
Йә Раббым, яуган һәм явасы яңгырлар файда гына китерсен, бу яңгырлар зыян китермәсен, йә Аллаһ безгә хәерлесен насыйп ит!

"Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!" сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дин