Оныгы аркасында 75 мең сум акчасын югалткан
Яңалыклар тасмасы

Оныгы аркасында 75 мең сум акчасын югалткан

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшләре башлады.

Чаллыда яшәүче 59 яшьлек хатын-кызның 75 мең сум акчасын мошеннниклар алган.  Дөресрәге аның банк картасыннан шуның кадәр акчасы юкка чыккан.

Хатын-кыз акчаларының юкка чыгуының кем аркасында икәнен белгән. Аның өченче сыйныфта укучы оныгы кичке 10га кадәр әбисенең телефонында уйнап утырган.

Кыз уенчык валюта өчен күрсәтелгән күләмдә акча түләгән (бу компьютер уены эчендәге виртуаль «фантиклар»  яисә «билетлар»). Шулай итеп әбисенә зыян салган. 

Фото ясалма интеллект иҗаты.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча Сак булыгыз мошенниклар

Нет комментариев