“Корбан чалу алдыннан ниятегез дөрес булсын!”
Ихлас күңел белән, Аллаһ ризалыгы өчен дип чалынган малның бер тамчы каны таму белән, барлык гөнаһлар да кичерелер. Мөселман кардәшләребезгә бөек Раббыбыз әнә шундый кадерле бүләк вәгъдә итә. Ә инде мондый мөмкинлектән кемнең генә файдаланып каласы килмәс микән?! Әйе, бәлигълек яшенә җиткән, үз акылында булган һәм матди хәленнән килгән һәркем әлеге әҗер-савапка ирешеп калырга омтыла. Шөкер, тиздән кардәшләребезнең изге уй-хыяллары чынга ашар. Динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан Гаетенә санаулы гына көннәр калды. Илебезнең кайбер төбәкләрендә, пандемия бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, аны онлайн рәвештә генә үткәрергә исәп тоталар. Татарстанда исә әлегә хәлләр тотрыклы. Шулай да без, шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән очрашып, бәйрәмне үткәрүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә булдык.
- Әлфәс хәзрәт, Корбан гаетен быел ни рәвешле бәйрәм итәрбез икән? Аны үткәрүдә үзгәрешләр юкмы?
- Шөкер, республикабызның диния нәзарәте күрсәтмәләре буенча Татарстаныбызда Корбан гаетет намазы мәчетләрдә үткәреләчәк. Тик Ураза бәйрәмен үткәргәндәге кебек, бу юлы да һәр килүченең битлеге, намазлыгы булырга тиеш. Шулай ук гыйбадәт залында 1,5 ярым араны саклау да шарт булып тора. Билгеле, бу урыннар санын чикләячәк. Шуның өчен дә намазны мәчетнең ишек алдында да уку өчен шартлар булдырабыз. Башка җирлекләр белән аермабыз шул, безнең мәчетләребездә гыйбадәт чаралары иртәнге сәгать 5 тә вәгазь белән башлана. 5:30 минутта Гает намазы укылачак. Бары шуннан соң гына корбан чалу рөхсәт ителәчәк. Моны һәркайсыбыз колагына киртләп куйсын иде. Чөнки гает намазына кадәр чалынган мал корбаннан китми.
- Корбан чалу урыны да үзгәрешсез каламы?
- Әйе, һәркайсыбызга мәгълүм, инде 10 елга якын Чаллыда корбаннар бер генә урында чалына. Ул да булса Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янындагы махсус мәйданчыкта. Биредә әлеге вәҗиб гыйбадәтне үтәү өчен бар шартлар да булдырылган. Сарыкны сатып алу белән үк махсус билгеләнгән кешеләр аны чалып, эшкәртеп тә бирә ала. Шунысы да мөһим, биредә сатылучы сарыкларның барысына да ветеринария тикшерүе үткәрелә. Бу исә аларның итенең чисталыгына үзенә күрә бер дәлил булып тора. Белгәнебезчә, корбан бәйрәме 3 көн дәвам итә. Шуңа да шәһәрдәшләребезгә, көтеп торырга мөмкинлекләре булса, беренче көнне үк килеп, кабаланып йөрмәскә киңәш итәр идем. Беренчедән пандемия шартлары да шуны таләп итә, икенчедән халык артык күп килү сәбәпле, малны суючылар, эшкәртүчеләр дә өлгермәскә мөмкин. Әйткәнемчә малны 20,21 һәм 22 июль көннәрендә дә чалырга була. 22 сендә исә икенде намазы кергәнче, ягъни Чаллы вакыты буенча 17:10 минутка кадәр өлгерергә кирәк. Беренче көнне әлеге мәйданчык Гает намазыннан соң ук эшли башласа, калган ике көндә иртәнге сәгать 7 дән хезмәт күрсәтәчәк.
- Корбан чалу кемнәр өчен вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл булып тора?
- Бик урынлы һәм кирәкле сорау. Чөнки кайчак вәҗиб булмаган кардәшләр дә корбан чалу өчен янып йөриләр, ә инде тиеш булган кешеләр: “Без инде былтыр чалган идек”, - дип әлеге гамәлне үтәмәскә дә мөмкиннәр. Шуны белү шарт - корбанны нисабы җыелган кардәшләребез генә чалырга тиеш. Ягъни билгеле бер күләмдә тотылмый торган акчасы булган кеше. Быел ул 36 мең сум дип билгеләнде. Аны дин белгечләре 595 грамм көмеш бәясеннән исәпләп чыгара. (Бүгенге көндә 1 грамм көмеш бәясе якынча 60-62 сум – автор искәрмәсе). Җыеп кына әйткәндә, әгәр дә сезнең бөтен бурычларыгызны һәм чыгымнарыгызны түләгәннән соң 36 мең сум акчагыз кала икән сез корбан чалырга тиешле. Гадәттә, гаилә исеме башлыгыннан бер корбан чалына. Ул барлык гаилә әгъзаләре исеменнән китә. Нисаблары булмаганнарга әҗәтләргә кереп корбан чалу кирәкми. Чөнки бу очракта инде син үзең дә мохтаҗ булып исәпләнәсең.
- Корбан чалынгач аны тарату тәртибенә дә тукталып үтик әле. Бу сорау ел да халыкта кызыксыну уята, аңлашылмаучанлыклар тудыра.
- Иң мөһиме кешенең корбан чалу алдыннан нияте дөрес булырга тиеш. Аны ит булыр яки башкалар да чала бит әле дигән ният белән түгел, ә бары тик Аллаһ ризалыгы өчен дип чалырга кирәк. Таратуга килгәндә инде белгәнебезчә ул өч тигез өлешкә бүленә. Берсе корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченчесе белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны, дусларны, күршеләрне сыйлыйлар. Тик бу мәҗбүри түгел. Мисал өчен, кешенең гаиләсе ишле икән, ул әлеге корбанлыгын тулысынча үзенә генә дә калдыра ала. Ә инде мул тормыш алып баручы, үзенә дә калдырмый, мохтаҗларга таратып бетерергә мөмкин. Аларның нинди диндә булуы мөһим түгел. Мисал өчен күршегездә мохтаҗлыкта гомер кичерүче башка милләт вәкиле яши икән, аны да корбан ите белән сөендерә аласыз. Бу исә анда ислам диненә карата уңай караш гәүдәләндерүдә бер сәбәп булып тора.
- Тормышыбыз көннән-көн үзгәрә, уңайлыклар арта. Күп кенә хезмәтләрне хәзер өйдән торып кына да башкаралар. Халкыбыз да инде аларга өйрәнеп килә, артык мәшәкатьләнергә теләми. Боларны исәпкә алып, корбанны да хәзер фатирдан чыкмый гына чалдырту хезмәтләре булдырылды. Картага акча күчерәсең дә синең өчен чалып та, эшкәртеп тә һәм хәтта таратып та бирәләр. Пандемия чорында бу бигрәк тә кулай гамәл дияргә була. Әмма бу рәвешле чалын корбан дөрес буламы? Шуңа ачыклык кертип үтик әле.
- Әйе, мондый хезмәтләрдән файдаланырга була. Мисал өчен, хаҗда да бит мөселманнар исемлек буенча акча тапшыралар да алар өчен корбан чалалар. Монда бернинди дә шик юк. Аның савабы шул ук була. Иң мөһиме ышанычлы кешеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки белгәнегезчә катлаулы заманда яшибез. Дингә яшеренеп, төп башына уртыртып калдырырга чирканмаучылар да булырга мөмкин. Иманлы һәм сыналган сатучыларны гына сайлагыз. Алар хакында мәгълүматны мәчетләребезгә килеп тә белешергә мөмкин. Мисал өчен, шәһәребезнең “Ихлас” мәчете бу юнәлештә актив эшли.
- Әлфәс хәзрәт, газета укучыларыбзны корбанлыкларның бәяләре дә кызыксындыра. Бу хакта да мәгълүмат биреп үтсәгез иде.
- Бәяләр инде алар төрлечә. Шул ук сарыкларны сату урынына карап, мисал өчен авылларда, хәтта 5500 сумнан да табарга мөмкин. Малның авырлыгына карап 10 мең сумга сатучылар да бар. Сыерны кеше үзе генә дә, берләшеп җидәү дә чала ала. (бу очракта бер кешегә 10-12 мең сумга төшә – авт.искәрмәсе) Тик аларның һәркайсы корбан чалу нияте белән кушылырга тиеш. Әгәр дә шуларның берсе бу гамәлгә ит өчен дип кушылса, Хәнәфи мәзһәбе буенча, берсенең дә корбаны кабул булмый.
- Күпме язсак, сөйләсәк тә халкыбыз малдан калган тире-сөякләрне кайда куярга белми аптырый. Бу хакта кардәшләребезгә тагын бер кат искәртеп үтсәк урынлы булыр иде.
- Әйе, кайберәүләр корбанның итен дә, тиресен дә, сөяген дә изгеләштерә башладылар. Бу дөрес түгел. Ул гадәти мал. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез. Элек авылларда тире җыючылар бар иде. Әгәр дә инде андый кешеләрне таба аласыз икән малның тиресен шуларга тапшырып, акчасын сәдака итеп бирә аласыз. Мондый мөмкинлегегез булмаса теләсә-кая кадерсезләнеп ятмасын өчен малның сөяк һәм тиресен күмеп куегыз.
- Вирус афәтенә кадәр Корбан гаетен шәһәркүләм үткәрү традициясе гадәткә керә башлаган иде. Мисал өчен, 2019 елда “Җиңү” паркында төрле уеннар, күчтәнәчләр белән бик тә матур чара узды. Быел моңа өмет итә алабызмы?
- Кызганыч, пандемия шартларында бу әлегә мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә безгә сакланырга кушкан . Без чир таралуга сәбәпче була алмыйбыз. Раббыбыз насыйп итеп, киләчәктә, коронавирус афәтен җиңгәч, әлеге матур гамәлләребезне дәвам итәрбез дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев