Коръәнне яттан укуда ярыштылар
Дин һәм тормыш

Коръәнне яттан укуда ярыштылар

Бәйге «Чаллы Яр» мәчетендә мөслимәләр арасында узды.

8 декабрьдә шәһәребезнең «Чаллы Яр» мәчетендә мөслимәләр арасында Коръән китабын яттан уку бәйгесе булып үтте. Чарада яз айларыннан башлап «Кече хифз» проектында белем алып, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 22 кеше катнашты.

Алар ике төркемдә – остазлар һәм тырышучылар номинацияләрендә – Коръән китабының соңгы 13 сүрәсен яттан укып көч сынашты. Бу биремне иң матур һәм дөрес итеп башкаручылар истәлекле бүләкләргә лаек булды. Әнисә Якупова һәм Равилә Шәрәфиева бәйгенең җиңүчеләре дип танылды. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйге дин вә тормыш

Нет комментариев