Юбиляр белән әңгәмә кордык.
23 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Раушания Таһирова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан театрыбыз ачылганнан бирле хезмәт куючы, тамашачыларны үзенең кабатланмас рольләре белән сөендереп торучы актриса белән әңгәмә кордык.
«50 яшьлек юбилеемны үткәрә алмадым»
– Раушания ханым, белүемчә, бу сезнең зурлап үткәрелә торган беренче юбилеегыз. Ул нинди форматта уза?
– 49 яшемдә әнием вафат булды, шул сәбәпле 50 яшьлек юбилеемны үткәрә алмадым. Быел инде тыйнак кына итеп 60 яшьлегемне үткәрәбез. Тамашачыларны ялыктырасым килми. Башта котлаулар була һәм «Чыпчык» спектаклен күрсәтәбез.
– Тормышыгыздагы бу этапны нинди яңалыклар белән каршылыйсыз?
– Аллаһка шөкер, без дә өлкән буын артистлар чорына кердек. Шуңа да карамастан, яраткан театрымда эшемне дәвам итәм. Узган елның май аенда «Либерта» яңа драма театрына да эшкә чакырдылар. Анда узган атнада спектакль чыгардык. Артистлар тормышына багышланган «Прощальные гастроли» комедиясендә уйнадым. Тамашачылар җылы кабул иттеләр. Кечкенәдән руслар арасында үсеп, рус телен камил белүем нәтиҗәсендә бу коллективка кереп китүем җиңел булды.
«Кечкенәдән руслар арасында үстем»
– Сез кайсы яклардан?
– Туган ягым Чистай районы дип язылса да, чынлыкта Яңа Чишмә районына керә. Бик күп чишмәләре булган урман эчендәге кечкенә генә авылда туганмын. Әтиебез Тукай районы Бәтке авылына күченеп киткән. Мин шунда гел русча аралашып үстем. Балачагым матур узды. Яшь гаиләдә иң беренче, көтеп алынган бала булганга, мине кадерләп үстерделәр.
– Белүемчә, театр дөньясына очраклы рәвештә килеп кергәнсез?
– Авыл хуҗалыгы институтына керергә әзерләнеп йөргәндә, Бәткегә Казан мәдәният институтын тәмамлаган бер апа килде. Мин озын чәчле, нечкә билле, чибәр кыз. Клубта җырлап-биеп йөрибез. «Бу сәләтең, матурлыгың белән нинди авыл хуҗалыгы сиңа! Гомер буе кирза итек киеп, саз ерып йөрерсеңмени?» – дип мәдәният институтына җибәрде.
Институтта да артист булам дип укымадым. Миңа актерлар, гомумән, икенче төрле кешеләр булып тоелды. Гади авыл баласы бу һөнәр буенча эшли алмас дип уйлый идем. Диплом алгач та, сәхнәдә уйнармын дип уйламадым. Укуны тәмамлагач, Бәткегә әйләнеп кайттым. Клубка ремонт ясыйм дип, акчалар күчерттереп, мәш килеп авылда эшләп йөрдем. ГЭСның Тәүбә мәчете янында Тукай мәдәният йорты бар иде. Шуның яныннан үткәндә, бергә укыган Фәрит Хуҗинны очраттым. Ул мине театрга эшкә чакырды.

«Һәр рольне үзенчәлекле итеп уйнарга тырыштым»
– Театрда өметләрегез акландымы соң?
– Театрга килү, сәхнәдә уйнау минем өчен зур казаныш иде. Башта «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклендә массовкада уйнадым. Нинди роль бирәләр, шуңа чатырдатып ябыша идем. «Аты барның, дәрте бар» (Н. Гаетбаев) комедиясендә Октябрина, «Корт» (Ф. Галиев) спектаклендә Халисә… Мин аларның һәрберсен үзенчәлекле итеп уйнарга тырыштым.
Режиссер Фаил абый Ибраһимовка мин, әлбәттә, рәхмәтле. Ул мине күреп алды, беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. «Гашыйклар тавы»ндагы Мөнирә ролен мин үзем әни булып та карамаган килеш, яшь вакытымда уйнадым. Октябрина да – уңышлы рольләремнең берсе. «Аты барның, дәрте бар» спектакле чыгу белән, минем әбинең туган авылына гастрольгә чыгып киттек.
Спектакльдән соң өстәл артына кереп утырдык та, кемнедер көтәбез. Колхоз рәисе: «Бер актрисагыз юк бит әле», – дип сорады. Болар Октябринаны уйнаган актрисаны көтәләр икән, ә мин инде күптән алар арасында утырам. Ул авылда минем бихисап күп туганнар яши. Ахырдан алар да: «Син дә уйныйм дигән идең бит, нигә күрмәдек сине?» – дип сорадылар. Талантлы режиссер Булат Бәдриев куйган «Ана каргышы», «Саран», «Булмас димә» спектакльләрендә уйнадым.
Остазының сүзләрен истә тота
– Сез рольләрегездә яшисез. Остазыгыз кем иде? Аның әйткән сүзләрен истә тотасызмы?
– Мәдәният институтында укыганда остазым Хәлит Кумысников иде. Таләпчән, гадел, игелекле педагог булды. Аңа 100 яшь тулган булыр иде. Аның: «Сәхнә – изге, бөек урын», – дигәне хәзер дә истә. Мин беркайчан да сәхнәгә урамда йөргән аяк киеме белән чыкмыйм. Нинди генә пычрак сәхнә булса да, икенче аяк киеме киям я носкидан чыгам.
– Бүгенге көндә театрда рольләрегез бармы? Ниләр эшлисез?
– Аллаһка шөкер, эшсез тормыйм. Спектакльләрдә дә уйныйм. Спектакльләрне рус теленә тәрҗемә итәм. Мастер-класслар уздырам. Театрыбыз буенча балалар өчен экскурсияләр үткәрә башлыйм. Әйткәнемчә, «Либерта» театрында да артист булып эшлим.
– Анда эшләвегезгә театр җитәкчелеге каршы булмадымы?
– Сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгуловтан сорадым, ризалык бирде. Минем икенче театрда эшләвем төп эшемә комачаулык итми бит. Киресенчә, файда гына. Андагы рольләремне күреп, мин уйнаган спектакльләргә Чаллы театрына да тамашачылар килә.
«Кызларыбыз башка өлкәне сайлады»
– Ирегез Инсаф Фәхретдинов – Россиянең атказанган артисты. Балаларыгыз сезнең юлдан китмәделәрме?
– Икәү дә бер өлкәдә эшләүнең уңай яклары күп, тискәре яклары да бар. Балалар үстергәндә кыен булды. Шулай да балаларны бервакытта да үзләрен генә калдырмадык. Алар артист тормышын кечкенәдән күреп үстеләр. Сәнгатьне, музыканы яратсалар да, безнең юлдан китмәделәр.
Икесе дә югары белем алып, тиң ярларын табып, гаилә кордылар. Рузалиябез юрист, психолог, гипнолог, җырлар да яза. Аның кызы Сәфинә дә музыка мәктәбенә йөри. Азалиябезнең улы Тимурга 3 яшь. Иң мөһиме – сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Азалиябез кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде. Хәзер запас частьләр сату юнәлешендә эшли. Кызларыбыз кечкенәдән эшләп үстеләр. Мин юбилейлар алып барганда, пульт артында утыра иделәр.

«Бәрәңге саткан чакларым да булды»
– Икегез дә бюджетта эшләгәч, акча җитмәгән чаклар да булгандыр?
– 1990нчы еллар һәр гаиләдә авыр еллар булгандыр. Кайсыдыр елны эштә бер тиен дә акча түләмәделәр. Ә яшәргә кирәк. Инсафның туган авылындагы җирендә вагон кебек әйбер эшләдек тә, 25 сутый җиргә бәрәңгесен, суганын, кишерен утырттык. Яшермим, Чаллыга алып килеп, бәрәңге саткан вакытларым да булды.
Балаларны да бакчага йөртәсе килә. Балалар бакчасына бер капчык бәрәңге илтеп бирәбез дә, кызыбыз бер ай бакчага йөри. Икенче айда суган яки кишер белән түлибез. Үзебезгә дә хезмәт хакын азык-төлек белән түлиләр иде.
Берсендә театрга тозлы балык, икенчесендә кыяр алып кайттылар. Без ул вакытта һәр начар әйбер бетә дип яшәдек. Башка җирләрдә эшләп, тормыш итәрлек акча таптык. Мин туйлар үткәрә башладым. Ул вакытта инде, Аллаһка шөкер, акчага кытлык булмады. Хәзер тормышларыбыз Аллаһка шөкер.
«Тормышым үкенерлек булмады»
– «Эх!» – дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Аллаһка шөкер, тормышым үкенерлек булмады. Яраткан эшем бар. Рольләрем дә күп булды. Театр артистының эше синнән генә тормый. Режиссерның синең талантыңны, мөмкинлекләреңне күрә белүе кирәк. Шөкер, мин шундый режиссерлар белән эшләдем. Мин җырларга яратам. Күбрәк җырлы рольләр булсын иде дигән теләгем генә тормышка ашмый калды кебек. Алайда «Чыпчык» спектаклендә «Зәңгәр шәл» ариясен шаян итеп җырлыйм.
– Үзегезне режиссер буларак сынап карамадыгызмы?
– Өч-дүрт балалар спектакле чыгардым. Аннары кинәт кенә зурлар спектаклен чыгарырга тәкъдим иттеләр. Ярдәмгә артист Рәзил Фәхретдиновны сорадым. Шулай итеп Рәзил белән Рузилә Җамалиева әсәре буенча «Изге имән шаһит» спектаклен чыгардык.
Аны Дамир Бәдриев башлаган иде, ул чирләгәч, бер атна эчендә эшләп бетердек. Шаярып кына тотынган идек, һинд киносы стилендәге бу спектаклебезгә халык яратып йөрде, үзебез дә шаккаттык. Балалар театр сәнгате мәктәбендә диплом спектакле чыгардым. Укытучылары киткәч, чакырып алган иделәр. Әти-әниләр бик рәхмәтле булды, чөнки спектакль куелмаса, балалар дипломсыз кала, мәктәптән белешмә белән генә чыга иделәр.

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз бармы?
– Яшь вакытта тормышка ашыра алмаган хыялларымны хәзер әкренләп тормышка ашырам. Былтыр кәрзин үрергә өйрәндем, аннары шахмат уйный башладым. 9 яшьлек оныгым телефонга кушымта кертте дә, шунда көн саен ярты сәгать уйныйм. Немец телен камилләштерергә кирәк, инглиз телен өйрәнәсем бар.
– 60 яшьлек юбилеегызны бәхетле кеше булып каршылыйсыз инде?
– Аллаһка шөкер, гаиләм, балаларым бар. Оныкларыбыз картаерга ирек бирми. Көн саен яраткан эшемә барып, тамашачыларымны сөендерәм. Ике театрда да рольләрем җитәрлек. Сәламәт булып, балаларның, оныкларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Нет комментариев