Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Шәһри Чаллы"да иман дәресләре

«Шәһри Чаллы» газетасының дин һәм тормыш битендә яңа рубрика – «Иман дәресләре»н башлап җибәрәбез. Нәрсә ул иман? Нинди фән аны өйрәнә? Фитрый иман? Иманның баганалары һәм әлеге темага кагылышлы башка сорауларга җавапларны бирергә тырышырбыз, Аллаһның ярдәме белән.

Үземне белештерә башлаган чордан ук әби-бабамнар: «Сәламәтлек белән беррәттән Аллаһ үзеңә тулы иман бирсен», – дип телиләр иде. Кечкенә чакта иманның нәрсә икәнен аңламый идем. Бүген аңлыйм! Иман биргәне өчен Раббыма шөкер кылам. Миңа иман теләгәннәре өчен әби-бабамнарны Ул Үзе зурласын. Бүген дә әбием безне хәерле догасыннан калдырмый. Аллаһы Тәгалә барчабызның иманнарыбызны көннән-көн арттырсын, ныгытсын!

Күпләр иманның нәрсә икәнен аңлап та бетермидер, шуның өчен «Шәһри Чаллы» газетасының дин һәм тормыш битендә яңа рубрика – «Иман дәресләре»н башлап җибәрәбез. Нәрсә ул иман? Нинди фән аны өйрәнә? Фитрый иман? Иманның баганалары һәм әлеге темага кагылышлы башка сорауларга җавапларны бирергә тырышырбыз, Аллаһның ярдәме белән.

1 ДӘРЕС
 
Нәрсә ул иман?

Иман – Аллаһы Тәгаләгә ышану хисе.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманында бәдәви гарәпләре «без иман китердек» дигәч, Аллаһ шундый аять иңдерә: «Әйт син (йә Мөхәммәд) аларга: «Сез «иман китердек», димәгез, «буйсындык» дип әйтегез. Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле кереп урнашмаган. Аллаһка вә Аның илчесенә итагать итсәгез, Аллаһ сезнең гамәлләрегездән киметмәс. Аллаһ – юмарт ярлыкаучы, миһербанлы кичерүче». («Хүҗүрат/Бүлмәләр», 52: 25-28). Бу аятьләр иманның йөрәктә булырга тиешлеген дәлилли.

Иманның 6 баганасы бар:

1. Аллаһка ышану;
2. Фәрештәләргә ышану;
3. Китапларга ышану;
4. Пәйгамбәрләргә ышану;
5. Ахирәт көненә ышану;
6. Тәкъдиргә ышану.

Коръәни Кәримнән дәлил:

Аллаһ Сүбхәнә үә Тәгалә әйтә: «(...) Ләкин берәү Аллаһка, ахирәт көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман китерсә (...) әнә шул эшләр изгелекләр» (2:177)

Сөннәттән дәлил:

Билгеле булган Җәбраил фәрештә (галәйһи с-сәләм) хәдисе. Ул Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) янына килде һәм иман хакында сорау бирде. Шул сорауга Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) болай дип җавап кайтарды: «Иманның асылы синең Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысына да яманына ышануыңнан гыйбарәт» (Мөслим, 8)

Кем шушы иманның 6 нигезенең берсен дә булса танымаса яисә инкарь итсә (мәсәлән, китапларга яисә Ахирәт көненә ышанмаса һ.б.) – Ислам диненнән чыга һәм кәфер була. Әле ул гына да түгел, әгәр кеше бер нигезнең нинди дә булса өлешен кире кага икән – ул шулай ук мөселман түгел, кәфер була. (Аллаһ безне моннан сакласын!)

Нәрсә ул гакыйдә?

Гакыйдә – гарәпчәдән инану (убеждение) дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – дөньяга караш (мировозрение). Бу фән – Исламның төп фәне. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше гакыйдә фәнен яхшы белергә тиеш. Бу бик мөһим! Гакыйдә асылына яхшырак төшенгән саен мөселман Раббысына якыная, тәкъвалыгын, ягъни Аллаһтан курку хисен арттырып, иманын камилләштерә. Ислам гакыйдәсен өйрәнү Аллаһы Тәгалә белән тиешле элемтә урнаштыруга сәбәп булып, ихлас гыйбадәт кылырга ярдәм итә. 
Гакыйдә дәресләрендә Аллаһның барлыгы һәм берлеген ачыклаучы дәлилләр өйрәнелә, изге китаплар, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, шулай ук Кыямәт көне, ахирәт тормышы, тәкъдир турында мәгълүмат бирелә. 

Фитрый иман

Фитрый иман – Аллаһны тою хисе һәр кешегә тумыштан бирелә. Башкача әйтсәк, бу дөньяга һәр бала мөселман булып туа. Фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә саклана һәм бердәнбер бөек Аллаһы Тәгалә барлыгына ышанырга этәреп тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) бер хәдисендә: «Яңа туган һәр бала табигый сафлык белән, фитрый иман белән туа. Аннары ата-анасы аны яки яһүд, яки нәсара, яки мөселман, яки башка караш тарафдары итәләр», – дигән.

«Ләә иләһә илләЛлаһ» кәлимәсенең мәгънәсе

Мөселманнарның инанулары буенча Аллаһтан башка беркемгә дә, бернәрсәгә дә гыйбадәт кылырга ярамый. Бер Раббыбыз гына гыйбадәткә лаек. Шуңа күрә һәрбер мөселман «Ләә иләһә илләЛлаһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк» кәлимәсен тел белән әйтеп, йөрәк белән кабул итәргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә барлык җан ияләрен, гомумән, шушы дөньяны юктан бар кылган. Ул Үзе беркемгә, бернәрсәгә мохтаҗ түгел. Киресенчә, без Аңа мохтаҗ. Аннан башка без суларга да сәләтле түгел. Аллаһ теләмәсә агачтан яфрак та төшмәс!
Шулай итеп, «Ләә иләһә илләЛлаһ» кәлимәсе Аллаһ ярдәменә генә өмет итүне, Аның ризалыгын алырга тырышуны, Аңа гына гыйбадәт кылуны аңлата. Без яхшының да, яманның да бары тик Аллаһтан булуын белеп яшәргә тиеш.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

30

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев