13 июль 2022 яңалыклары
-
Нәҗибә Хөснетдинова: «Аллаһтан куркучылар – теге дөньяда иң байлар»
Газетабызның 17 июнь санында Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче, үзе әйтмешли, оҗмахта булып кайткан Нәҗибә Хөснетдинова турында язган идек инде. Ул фәрештәләр белән элемтәдә торам, алар әйткәнне махсус дәфтәргә язып барам, дип тә сөйләде. Нәҗибә әбинең шул язуларыннан, ягъни «Фидькр» дип атаган дәфтәреннән өзек тәкъдим итәбез.
-
Әнәс Шәрәфетдинов: «Ярты пенсиям күгәрченнәргә китә минем» - ФОТОЛАР
Чаллының 27нче бистәсендә яшәүче Әнәс Шәрәфетдиновның 200ләп күгәрчене бар. Ул алар өчен 2 катлы биек читлек дә төзеп куйган. Беренче катта биек оча торган Пермь, Сарапул шәһәрләреннән кайтарылган гади күгәрченнәр яши. Икенче катта - шаян, каурый аяклы күгәрченнәр.
-
Һава торышы үзгәрә: көчле яңгырлар, боз һәм көчле җил килә
Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә: республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак.
-
"Шәһри Чаллы"да иман дәресләре
«Шәһри Чаллы» газетасының дин һәм тормыш битендә яңа рубрика – «Иман дәресләре»н башлап җибәрәбез. Нәрсә ул иман? Нинди фән аны өйрәнә? Фитрый иман? Иманның баганалары һәм әлеге темага кагылышлы башка сорауларга җавапларны бирергә тырышырбыз, Аллаһның ярдәме белән.
-
"Утырган җирдән сизмәстән генә ярты чиләк җиләк җыеп алырга мөмкин"
Бертуктамый яуган яңгырлардан, салкыннардан соң, ниһаять, җылы, матур көннәр килде. Соңарып булса да, бакчада виктория, кырларда җир җиләге, каен җиләге өлгерде.
-
Чаллыда ачык һавада кино карарга була (афиша)
Узган атнада Азатлык мәйданында ачык һавада кино күрсәтү башланды. Бу атнадан исә киноларны Тукай яр буе амфитеатрында һәм Җиңү паркы территориясендә дә карап булачак.
-
Айгөл Бариева: «Линарның әнисенә улы вафат булганын әйтмәдек! Линар командировкада дибез!»
Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева ире Линар Юсипов рухына Коръән ашы уздырды. Мәҗлестән фото-видеоларны җырчы социаль челтәрләргә дә урнаштыра барды.
-
Дога кылуның үз тәртибе бар
Дога кылыр алдыннан Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр белдерергә һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) салават әйтергә кирәк.
-
Чаллыдагы Кыңгыраулы күпер янында тагын бер ир-атның мәете өскә калкып чыккан
Мәетне 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре судан чыгарган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.
-
Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырылачак
Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырачаклар. Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев билгеләп үткәнчә, яңа домофон урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү халык өчен өстәмә чыгымнар китермәячәк.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев яңа дөнья рекорды куйды
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Грузиядәге Казбек (5033м) тавына менеп җиткәннәр.
-
Чаллыда елан чаккан хатын-кызны үлемнән саклап калдылар - ВИДЕО
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологлары кара елан тешләгән хатын-кызны үлемнән коткарганнар. 65 яшьлек хатын-кыз бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә.
-
"Пятачок" - Чаллыда иң яхшы проект
Татарстандагы җәмәгать киңлекләрендә эшне оештыру буенча комиссия Чаллы шәһәрен тикшерде. Анда парк һәм мәйданчыкларның төзеклеге, ял итү өчен шартлар тудырылуы, мәдәният чаралары үткәрелүе каралды.
-
Лилия Хәйруллина "ачык" фотосессиядә төшкән
Җырчы Лилия Хәйруллина «ачык» фотосессиядә төшкән. Лилия фотолары белән социаль челтәрләрдә бүлеште.
-
Башкортстанда 22 яшьлек егет тюбингта йөзгәндә вафат булган
22 яшьлек башкортстанлы Нугуш сусаклагычы акваториясендә ял иткән вакытта вафат булган. Егет һәм аның ике иптәше аквабайкка беркетелгән тюбингта йөзгән.