Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Шәһри Чаллы»да иман дәресләре (2 дәрес)

Бүген исә иманның шартларын карыйбыз һәм баганаларын өйрәнә башлыйбыз.

«Шәһри Чаллы» газетасының «Дин һәм тормыш» битендә яңа рубрика – «Иман дәресләре»н башлап җибәргән идек. Анда иман, аны өйрәнүче фән – гакыйдә турында, иманның баганалары, фитрый иман, «Ләә иләһә илләЛлаһ» кәлимәсенең мәгънәсе хакында яздык. Бүген исә иманның шартларын карыйбыз һәм баганаларын өйрәнә башлыйбыз. Һәр баганага тукталып, тулы аңлатма бирергә тырышырбыз, Аллаһның ярдәме белән.

2нче дәрес

Исегезгә төшерәбез: иман – Аллаһы Тәгаләгә ышану хисе. Һәм аның 6 баганасы бар. Һәр мөселман иман баганаларын белергә тиеш. Аларның һәрберсенең әһәмияте бик зур. Чөнки кешенең иманы дөрес булмас, әгәр ул бу 6 баганага дөрес ышанмаса һәм аларның таләпләренә туры китереп эш кылмаса. Әлеге сүзләргә дәлил итеп Аллаһның шушы сүзләрен китерик: (мәгънәви тәрҗемә) «...Берәү Аллаһка, аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкарь итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты». (4:136) Шулай ук Аллаһы Тәгалә алар турында әйтә: (мәгънәви тәрҗемә) «Аллаһка һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: «Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз», – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр. Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур кылучы ґәзабны әзерләдек.» (4:150-151)

Иманның шартлары:

1. Күңелең белән ышану һәм сүз белән раслау.   

2. Үлем килгәнгә кадәр ышану.

3. Дин кушканнарның барысына да, аларның файда китерәчәгенә тирәнтен инану. Аларның берсен дә кире кагарга һәм кимсетеп карарга ярамый.

4. Әйткән сүзләрең һәм кылган гамәлләреңә карата бик тә игътибарлы булырга, диннән ваз кичүгә китерү ихтималы булган барлык нәрсәләрдән сакланырга кирәк.

Иманның беренче баганасы – Аллаһка ышану.

Мөселман кешесе Аллаһ кына гыйбадәткә лаек бердәнбер Зат булуына инанып яши.
Һәр нәрсәнең башы булган кебек, азагы да була. Бу дөньяда, әйтик, кеше гомере туып башлана, үлем белән бетә. Без яшәгән дөньяны да Аллаһ барлыкка китергән, юктан бар кылган: планеталар, кояш-ай, һава, ризык, су һәм башка бик күп нигъмәтләр Раббыбызның безгә биргән бүләге. Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Тәхкыйк Раббыгыз – Аллаһ, алты көн эчендә Җирне вә Күкләрне төзеде, соңра боерыгы Ґәрешкә карарланды. Аллаһу Тәгалә төн караңгысы белән көнне каплар, ул төн көнне ашыгып өстәр, ягъни туктамыйча бер-бер артлы килеп торырлар, Кояш, Ай вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча йөриләр, әгаһ булыгыз! Халык кылмак, һәр эшкә әмер бирмәк Аллаһ эше түгелме? Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ бәрәкәт иясе булды». (7:54) Шушы дөнья Аның әмере белән юкка да чыгачак. Ә Аллаһы Тәгалә Үзе һәрвакытта да булган, ягъни Аның башлангычы юк һәм азагы да булмаячак. Бер Ул гыйбадәткә лаек Зат. Без Аңа гына барысы өчен дә рәхмәтле булырга тиеш. Моның өчен, беренче чиратта, Аллаһны танып белергә кирәк. Моңа Аңа гына хас булган күркәм исемнәрен, сыйфатларын (атрибутларын) тану керә.

Аллаһның исемнәре

АЛЛАҺ – Аның иң бөек исемнәреннән берсе. Ул үзенә башка исем һәм сыйфатларның мәгънәсен сыйдырган.
ӘР-РАХМӘН, ӘР-РАХИМ – һәркемгә һәм һәрнәрсәгә мәрхәмәтле, шәфкатьле.
ӘЛ-МӘЛИК – бар нәрсәнең Хуҗасы, Иясе.
ӘЛ-МӨТӘКАББИР – чын бөеклеккә Ия булучы.
ӘЛ-ХАЛИК – билгеле рәвештә барлыкка китерүче.
ӘЛ-БӘРИ – юклыктан соң яшәеш бирүче.
ӘЛ-МҮСАУУИР – бар нәрсәгә рәвеш, калып бирүче.
ӘЛ-ГАФФӘР – гөнаһларны яшерүче һәм гафу кылучы.
ӘР-РАЗЗӘК – бәрәкәт һәм ризык бирүче.
Югарыда Аллаһы Тәгаләнең берничә исемен генә санап киттек. Аның камил һәм затлы исемнәре күп әле. Әлеге исемнәр генә дә иманлы кешенең күңелендә Раббыбызга карата рәхмәт хисләре барлыкка китерү һәм үзенең бик кечкенә кеше икәнен аңлау өчен җитәрлек. Аллаһтан башка беркемдә дә көч-куәт, бөеклек юк. Аллаһ бөекләрдән Бөек һәм барча мактау Аңа гына!

Аллаһның сыйфатлары (атрибутлары)

Мөселман галимнәре түбәндәге сыйфатларны китерәләр:
Әл-Вөҗүд – һәрвакыт бар булуы.
Әл-Кыйдәм – башлангычы булмау.
Әл-Бәка – ахыры булмау, мәңгелек.
Әл-Мүхаләфәт лил-хәвәдис – Үзенең барлыкка китергәннәреннән аерылып тору.
Әл-Кыям би нәфсиһи – мөстәкыйль яшәеш.
Әл-Вәһданийә – Бердәнберлек.
Әл-Хәят – Тормыш.
Әл-Гыйлем – Белем.
Әл-Ирадә – Ихтыяр.
Әл-Кудрат – Көч-Куәт.
Әл-Каләм – Сөйләм.
Әт-Тәквин – Юктан бар итү.
Әс-Сәмиг – Ишетү.
Әл-Бәсар – Күрү.
Бу сыйфатлардан тыш, Аллаһы Тәгаләгә Аның исемнәреннән барлыкка килгән башка бик күп сыйфатлар да хас.
(Дәвамы бар.)

Беренче дәресне биредә укый аласыз

Алинә Баһаветдинова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

26

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам