Табиб Вазыйх Ситдыйков: «Ураза организмны “чүп-чар”дан арындыра»
Ач торганда, аутофагия, ягъни күзәнәкләрдә җыелган төрле «чүпне» эшкәртү һәм юкка чыгару процессы активлаша.
Нәрсә ул аутофагия һәм аның уразага нинди катнашы бар? Колагыбызга бөтенләй ят тоелган әлеге төшенчә белән, баксаң, Рамазан аенда ризык-тәгамнән тыелып торучы һәркем очраша икән. Моны Нобель бүләгенә лаек япон галиме Есинори Осуми моннан берничә ел элек исбатлады. Аның әлеге ачышы һәм, гомумән, уразаның кеше организмына уңай йогынтысы хакында безгә медицина өлкәсендә 53 еллык эш тәҗрибәсе булган Чаллы табибы Вазыйх Ситдыйков сөйләде. Әлеге эчтәлекле әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Вазыйх Имамович, фәнни даирәдә ураза тотуның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында берара бәхәсләр куерды. Сез, табиб һәм шул ук вакытта үзегез дә ислам кануннары буенча яшәүче кеше буларак, бу хакта ни уйлыйсыз?
– Япон галименең ачышы бу мәсьәләгә ачыклык кертте дисәк ялгышмабыз. Аның фикеренчә, ач торганда, аутофагия, ягъни күзәнәкләрдә җыелган төрле «чүпне» эшкәртү һәм юкка чыгару процессы активлаша. Алардан калган чимал исә яңаларының яшәешенә хезмәт итә: энергия буларак кулланыла яки яңарту процессында төзелеш материалы була. Организм «чүп-чардан» арынгач, иммун системасы да тулы куәтенә эшләп китә. Шулай ук ач торган вакытта кандагы шикәр күләме дә кими. Бу исә тазару процессын, диабет авыруының икенче төрен булдырмый калырга ярдәм итә. Аерым бер вакыт ризык кулланмаган вакытта хәтер дә яхшыра, укуга сәләт тә арта дигән фикерләр бар. Билгеле, без уразаны сәламәтлегебезне ныгыту өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, Аның ризалыгына ирешү өчен тотарга тиеш.
– Мәгълүм булганча, ураза сәламәт кешеләргә генә фарыз. Нинди хасталар вакытында әлеге гыйбадәттән тыелып торырга тиешбез?
– Уразаны диабет белән авыручылар, инсулинга бәйле кешеләр тота алмый. Ә менә тазаруга бәйле шикәр чире вакытында (табиблар аны II тип дип йөртәләр) ач тору, киресенчә, файдага гына. Кеше кимрәк ашый башлый. Нәтиҗәдә, аның авырлыгы кими, кан басымы нормальләшә. Соңгысына тукталсак, кан басымы югары һәм түбән булган кешеләр дә уразадан тыелып торырга тиеш. Чөнки тонометр күрсәткечләре әрле-бирле сикерсә, теләсәң-теләмәсәң дә дару кабарга мәҗбүр буласың. Шулай ук үт куыгы, эчәклек, ашказанына бәйле авырулар булса да ач торудан тыелырга кирәк. Үзеңне үлем дәрәҗәсенә җиткереп, ураза тотуның бер файдасы да юк. «Ислам дине – ул җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар», – ди дин әһелләре. Моны истән чыгармаска кирәк.
– Вазыйх Имамович, җиңеллек дигәннән, уразабызны авырлыкларсыз үткәрер өчен табыныбыздагы ризыкларга да игътибар итү мөһимдер?
– Һичшиксез. Дөрес туклану – ул организмны нормада тотучы иң мөһим алшартларның берсе. Ураза тотучыларга мин иң элек сәхәр вакытында боткалар ашарга киңәш итәр идем. Чөнки алар озак эшкәртелә һәм шул сәбәпле кешене ярты көнгә җитәрлек энергия белән тәэмин итеп тора. Аеруча карабодай, солы, арпа ярмаларына өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә инде, табында ит ризыклары да булырга тиеш. Ит организмны аксым белән баета. Ул күзәнәкләр өчен төзелеш материалы да булып тора. Итне мин яшелчәләр, үләннәр белән ашарга киңәш итәр идем. Бу очракта ул тизрәк эшкәртелә. Аксымны шулай ук эремчек, йомыркадан да алырга мөмкин. Шуны да исегездә тотыгыз: көне буе ашамый торганнан соң ифтарда тозлы, борычлы, кыздырылган, камыр ризыкларын ашасагыз, организм шок кичерергә мөмкин. Аларга тотынганчы аш эчеп алу яхшы булыр.
– Кичен, авыз ачканда, иң элек бер стакан су эчеп кую да мөһим диләр...
– Дөрес әйтәләр. Ашарга 20-30 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм ризык тиз үзләштерелә. Гомумән, организмдагы бөтен химик процесслар су катнашында бара. Иң мөһиме – газлы һәм баллы сыеклык гына кулланмаска кирәк. Чөнки андый эчемлекләр, кандагы шикәр күләмен арттыру сәбәпле, гел тамакны киптереп торачак. Гадәттә, сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес булыр. 1 килограмм авырлыкка 30 мл сыеклык эчәргә кирәк диләр. Шуннан чыгып исәпләсәк, 60 килограмм авырлыктагы кешегә, мәсәлән, көн дәвамында 1,8 литр су кирәк.
– Ә менә көн буена җитәрлек «таулар күчерер көч» вәгъдә итүче витаминнар комплексы ураза вакытында кешегә хәл кертә аламы?
– Мин, гомумән, витаминнарны ризык аша кабул итү яклы. Дөрес тукланган вакытта без көн дәвамында организм өчен кирәкле барлык файдалы матдәләрне алабыз. Ә поливитаминнар (аеруча кеше авырган, хәлсезләнгән вакытта), киресенчә, вирус һәм микроблар үсешенә китерә. Фаразлар буенча, якын киләчәктә инде аларны кулланыштан гомумән чыгарачаклар. БАДларга килгәндә, алар да вакытлыча гына уңай нәтиҗә бирә. Шуңа да витаминнарны төймәләрдән түгел, ә яшелчә һәм җиләк-җимештән җыярга кирәк.
– Тагын бер мөһим витамин – ул йокы. Аеруча көндез черем итеп алу хәл кертә диләр. Килешәсезсе?
– Әлбәттә. Галимнәр сүзләренә караганда, көндезге 30 минутлык черем итеп алу төнге 2 сәгатьлек йокыга тиң. Динебез буенча да төш вакытында ятып, хәл җыеп алу сөннәт гамләлләрдән санала. Тарихка күз салсак, революциягә кадәр безнең илдә төштән соң черем итү тәҗрибәсе булган. Ләкин совет заманында моны кирәксез гамәл дип тапканнар. Шулай да соңгы елларда бу фикергә караш үзгәрә бара. Күпсанлы тикшерүләр дә шуны исбатлый: үтереп йокы килгәндә бераз черем итеп алу организм өчен бик файдалы икән. Чөнки йокысы туйган кешенең эшләү сәләте арта, ул дәртләнеп эшкә тотына, аны сыйфатлы һәм нәтиҗәле башкара. Әлеге фикерне хуплаган кайсыбер илләрдә йокы өчен эш урыннарында шартлар булдырыла хәтта. Мисал өчен, Германия заводларында ярты сәгать йоклап алу гадәте кертелгән. Бу хезмәткәрләрнең эш сыйфатын арттырган.
– Вазыйх абый, кызыклы һәм тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт. Һәркайсыбызга да уразабыздан мөмкин кадәр савап һәм файда алып үткәрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев