20 апрель 2022 яңалыклары
-
«Уфалла» арбаларын күп тарттык
Тукай районының Күзкәй авылында үсмер чакларында ук фермага килеп, гомерләре буе терлекчелектә эшләгән Ләбүдә белән Мәсфирә Хуҗиәхмәт кызлары яши. Әтиләре беренче көннәрдән үк сугышка киткән. Әниләре Хәнифә берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән калган. Мин аларга фронттан әтиләреннән килгән хатлар белән танышырга, истәлекләрен барларга дип кердем.
-
Газетаны эзләп алып укыйбыз - СОРАШТЫРУ
2022 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу дәвам итә. Шул уңайдан газетабызда «Шәһри Чаллы» турында укучыларыбыз фикерләрен урнаштырабыз.
-
Чаллы мәктәпләре Җиңү көне уңаеннан строй һәм җыр конкурсында катнашты
Автозавод районының урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Оныклар Җиңү шатлыгын данлый» дигән строй һәм җыр смотр-конкурсы узды.
-
Табиб Гөлсәрия Абдуллина: "Мөмкинлегеңнән чыгып яшәргә тырышырга кирәк"
Бүгенге кризис чорын ничек үтәсез? Ситуациядән ничек чыгасыз? Газета укучыларыбызга без шундый сораулар бирдек.
-
Бакчачылар өчен инструктаж
2022 елның язгы-җәйге янгын куркынычсызлыгына әзерлек турында дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр янгынга каршы хезмәте башлыгы урынбасары Илдар Хуҗин бәян итте.
-
Баш мөфтигә Алмыш ханны күрсәттеләр
Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Рамазан аеның 14нче көнендә (15нче апрельдә) республикабызның баш мөфтие Чаллыга килде.
-
Майда ун көн рәттән ял итәрбезме?
Май бәйрәмнәренә хезмәт календаре расланды.
-
Табиб Вазыйх Ситдыйков: «Ураза организмны “чүп-чар”дан арындыра»
Ач торганда, аутофагия, ягъни күзәнәкләрдә җыелган төрле «чүпне» эшкәртү һәм юкка чыгару процессы активлаша.
-
23 апрельдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе үтәчәк
Шәһәрдә язгы санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шимбә көнне барлыгы 1665 кеше өмәгә чыкты. Төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр картлар һәм инвалидлар интернатының тирә-ягын тәртипкә китерделәр.
-
Фотоларда – Чаллы тарихы
«Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта шәһәр тарихы» дип исемләнгән җиденче күргәзмә ачылды. Мәдәният сараеның икенче катындагы мәрмәр залда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фотограф Николай Тугановның 300ләп фотосы урын алган.
-
Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыкты
«Урланган яшьлек» китабы 10 мең данәдә басылды. Тиздән аны китап кибетләреннән сатып алырга мөмкин булачак.
-
Лаеклы хезмәт хакы алып була
Ел башыннан кадрлар үзәгенә 1695 кеше эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. 1183 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. Бүгенге көндә шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,42 процент. Республикада бу күрсәткеч 0,53 процент.
-
Чаллы халкы Искәндәр Галимовны соңгы юлга озатты - ФОТОЛАР
Искәндәр Нургаләм улы белән хушлашу мөрәсиме «КАМАЗ» мәдәният сараенда оештырылды. Бирегә халык ташкын булып агылды.
-
Дәваханәдә ремонт көзгә тәмамланырга тиеш
Яңа коронавирус инфекциясе башланганнан бирле, Чаллыда 16 мең 501 кеше әлеге авыру белән чирләгән. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 17,2 процентка кимрәк. «Лабораториядә расланган авыру очраклары алдагы атнада 170, узган атнада 173 булды», – диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
-
Каршы як полоса чыгып, кюветка төшеп китә - ФОТОЛАР
17 апрельдә 10 сәгать 30 минутта Тукай районының Подсолнухи бистәсендә “Киа-сид” машинасы йөртүчесе кюветка төшеп китә.