Ураза вакытында укол кадатырга, колакка яки борынга дару салырга ярыймы?
Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
Изге Рамазан аена санаулы гына көннәр калды. Әлеге кадерле кунакны без быел 28нче февральдә кояш баеганнан соң көтәбез. Бу кичтә мәчетләрдә тәүге тәравих намазы укылачак. 1 март таңын инде бар мөселман өммәте уразалы килеш каршылаячак. Бу хакта республикабызның Диния нәзарәте хәбәр итә. Гадәттәгечә, ел да бу чорда газета укучыларыбыздан уразага кагылышлы сораулар килеп ирешә. Ураза вакытында укол кадатырга, колакка яки борынга дару салырга ярыймы, дип сорыйлар.
«Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов:
«Гомумән алганда, укол уразаны бозарга мөмкин диләр. Тик кайбер дин әһелләре тукландыру максатыннан бирелә торган глюкоза, витаминнар булмаса, укол ясатырга ярый ди. Шулай да бу гамәлдән тыелып торсаң яхшырак булыр. Колакка, борынга дарулар тамызуга килгәндә, әгәр дә аларның тәме, тәэсире тамакка барып җитсә һәм ашказанына төшеп китсә ураза бозыла. Шуңа күрә сакланырга кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев