Айрат Суфиянов: «Җырларым өчен акча сорамыйм» - ВИДЕО, ФОТОЛАР
Редакциягә җырчы Гүзәл Әхмәтова килгәч, шагыйрь Айрат Суфиянов белән очрашты. Үзенең «Әнкәемә», «Төнге абага», «Мәхәббәт күпере» дигән хитларының авторы белән беренче тапкыр күреште ул. Айрат Суфияновның җырларын бүген Салават Фәтхетдинов, Илнар Сәйфиев, Равил Галиев, Алсу Хәбибуллина да башкара. Ул аларның берсеннән дә акча сорамаган. Шагыйрь Айрат Суфияновның үзе белән без әңгәмә кордык.
Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1965-1975 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Уфаның энергетик техникумында (УЭТ) белем ала. Түбән Кама шәһәрендә елдан артык ТЭЦта эшли. 1979-1981 елларда, элеккеге Куйбышев, хәзерге Самара шәһәрендә хәрби хезмәт уза. 1981-1985 елларда Коми АССРда яши.
1985 елны Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә кайтып төпләнә. 2018 елга кадәр двигательләр заводында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бүген Чаллының «Мәйдан» журналында проза буенча мөхәррир вазифасында. Айрат әфәнде тормыш иптәше Гөлгенә белән ике ул үстергән.
2006 елны Айрат Суфияновның «Кылычлы җил» китабы дөнья күрә. 2007 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2020 елны аңа «Мәйдан» журналының Илдар Юзеев премиясе бирелә. Шул ук елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган шигъри альманахта 95 шигыре дөнья күрә.
– Айрат, Сез кайсы яклардан? Үзегез белән таныштырып, әдәбиятка нинди юллар аша килүегезне сөйләгез әле.
– Мин 1958 елда Башкортостанның Балтач районы Усман авылында дөньяга килгәнмен. Әткәем Тәлгать гомер буе таңны кичкә, кичне таңга ялгап Ленин исемендәге колхозда агроном булып эшләде. Әнкәем Тәнзилә дә колхоздан аерылмады. Ял иткәннәрен хәтерләмим. Икесе дә хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыктылар. Әткәй сугыш ветераны, өздереп гармунда уйнаганы һаман күз алдымда. Мәрхүм абыем Фәрдәт иң югары камиллеккә күтәреп, гаҗәеп тәэсирле, йөрәкләргә үткәрерлек итеп Муса Җәлилнең «Вәхшәт» Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбә»сен укыганда зал басып кул чапкан, күпчелек халык елаган иде. Абыйны уңышы белән якташыбыз, мәшһүр, сәнгатьле сөйләү остасы Айрат ага Арсланов котлаганы да бүгенгедәй күз алдымда тора.
Томанлы вә куркыныч төш кебек кенә хәтеремдә: абый мине дулаган ат астыннан читкә тартып алды да, үзе чыгарга өлгерми ат арбасы астында калды. Ике урыннан аягы сынып, тугыз ай шифаханәдә ятты... Бу вакытта миңа 4 яшьләр тирәсе, абыйга 9 яшь тә тулмаган. Бернигә дә карамый ул барыбер атларны, бигрәк тә колыннарны ярата иде... Әткәй дә, газиз әнкәй дә, абыем да, биш яшь ярымда суга баткан энекәшем дә ахирәттә... Авыр туфраклары җиңел, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтендә җаннары җәннәттә булсын! Амин!
Сөекле Тукаебыз язганча: авылыбызның һәр ягында шаулап торган, җиләк-җимешкә, чикләвеккә, гөмбәгә, төрле-төрле дару үләннәренә бай катнаш урман. Наратлары күккә тиеп тора. Каеннары актан да ак.
Без үскәндә шул ук ай иде,
Тойгыларга күңел бай иде.
Кешни-кешни офык ягына
Томырылып чапкан тай иде.
Туган авылымның татар халкының кабатланмас милли каһарман көрәшчесе, тарихка Батырша исеме белән кергән Габдулла Галиев туган Карыш авылына якын булуы белән чиксез горурланам.
Аллаһка шөкер, төп нигезебез таралмады: анда йортыбызның имин бөтенлеген саклап энекәшем Илдар яши. Балачак табигать кочагында үтте. Авыл кырыннан гына Кыйгазы елгасы ага. Боз кузгалганда бозга басып йөзгән чаклар, гөрләвектә кәгазь көймәләр узыштырып йөздергән, иң-иң текә ярлардан суга чумган бәхетле, куркусыз мизгелләр кире кайтмас өчен ерак-еракларда, офык артларында калды... Балачактан ук әдәбиятка, гомумән, шигърияткә тартылсам да, 12 яшьтән уйларымны шигырь калыбына салырга тырышсам да, сукыр лампа яктысында күпме китап укысам да, иҗатка борма-борма урау, сикәлтәле юллар аша озак килдем дисәм дөреслеккә хилафлык китермәмдер. Юк, әкияттәге кебек ай үсәсен көн үсмәдем... Әмма заводта тимер-томыр, май, тузан, төтен арасында ара-тирә югалып калгаласам да, күңелемдә шигърияткә – изге нияткә мәхәббәтем сүрелмәде. Һич кенә дә арттыру түгел, завод эчендәге шау-шу арасында да каеннар шавын, сандугачлар, тургайлар сайравын, чишмәләр челтерәвен, торналарның, кыр казларының, сыерчыкларның туган якларыннан киткәндәге, кайткандагы авазларын да ишетә, чәчәкләрнең, мәтрүшкәләрнең хуш исен тоеп, җилдә ничек тирбәлгәннәренә кадәр аермачык күреп әсәрләнә идем. Әйе, миңа зур дәрәҗәләргә ирешеп, йомшак бәрхет келәмнәргә генә басып йөрү бәхете елмаймады... Ләкин бер генә тамчы да үкенмим. Заводта эшләгәндә дә, саулыгым файда күрмәсә дә, күңелем тутыкмады. Гомер буе гади халык белән бергә, алар язмышын үз язмышым көзгесендә, иҗатымда да чагылдырып яшәргә омтылдым... Билгеле, авыз тутырып, тумыштан бирелгән иҗади, рухи мөмкинлегемне тулысынча кулландым дия алмыйм. Иманым камил, башында уй-фикере, азмы-күпме сәләте булган кеше нинди халәттә дә, нинди мохиттә дә, хыял-өметләрен чиста килеш саклап, үз-үзен ихлас ачарга, халкына, гомумән, бөтен кешелек дөньясына сүз әйтергә тели. Чын-чынлап ышанам, шагыйрьлек, Сүз – Аллаһы Тәгаләдән иңгән Иман, Язмыш, Могҗиза. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә: Бохарада озак еллар укып кайткан, 11 телне белгән, авылыбызның указлы мулласы зурәткәем Суфиян да шигырьләр яза, зурәнкәем, үзе хәзрәт кызы Кәшифә дә зур дини, дөньяви, хәтта фәнни гыйлемгә ия зат иделәр.
– Сез социаль челтәрләрне дә иҗатыгыз белән таныштырасыз. Ни өчен? Нинди юлга, максатка юнәлеш тотасыз? Шигъриятегезне комментарий язучылар ничек бәһали?
– Иҗатымны өч елга якын инде социаль челтәрләргә урнаштырам. Фейсбукта да, ВКонтактеда да заманга, милләт, тел язмышына кагылган кичерешләрем, уй-фикерләрем дөнья күрде: җәмгысы cигез йөздән дә күбрәк шигырь. Арада кыскалары, озыннары да бар. Робагыйлар да куйдым. Сәбәбе гади. Иҗат итү – минем рухи ихтыяҗым. Ул минем яшәешемә су, һава, туфрак кебек үк мөһим, зарур, кыйммәт. Әлбәттә, халкыбыз укысын, уйлансын, уянсын, берләшсен өчен дә. Чөнки әйтәләр бит: «Каләм изгегә тартыр...» Мин дә үз иҗатымда хаклык, дөреслек, гаделлек, изгелек эзлим. Иҗатым төрле-төрле эчтәлекне үз эченә алган. Күп кенә шигырьләремдә бөтен галәмнәрне яраткан Аллаһы Тәгалә исеме кабатлана. Табигать, туган як, тормыш, без яшәгән чор, кешенең җан халәте, киләчәкне уйлап туган борчылулы кичерешләр, ирек, хокук, мәхәббәт киңлегендә илһамлануга да зур урын бирелгән. Кыскасы, кешелекнең асыл кыйммәтләренә йөз тотып, таянып иҗат итәргә тырышам. Билгеле, һәркемгә дә йогынты ясаган сәяси вазгыятьне дә читләп узганым юк. Гомумиләштереп алганда, гаделлеккә, тигезлеккә, яктылыкка, яхшылыкка кешелек дөньясын коткарачак матурлыкка, иминлеккә сабыйларча беркатлылык белән инанып, өметләнеп язам... Үз укучымны таптым дип уйлыйм. Алар арасында шигъриятне тирән аңлап, анализ ясаучылар шактый күп булуы, иҗатымны бәһаләп уңай комментарийлар язулары күңелне сөендерә.
– Кайберәүләр сезнең иҗатка күбрәк пессимизм, күңел төшенкелеге хас диләр. Ни өчен? Гомумән, сезнең күңелне нәрсә кузгата?
– Билгеле, шагыйрьне, шигырьне төрле кеше төрле күзлектән карап кабул итә. Беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин шуны әйтергә тиешмен: тойганымны, күргәнемне, аңлаганымны (хакыйкатькә дәгъва итмим) язам. Кемдер пессимист мөһере суга икән, ихтыяры, суксын. Ниндидер катгый нәтиҗә ясар өчен минем һәр шигыремне, бөтен иҗатымны уйланып, игътибарлап укырга һәм... аңларга кирәк. Бары шул... Дөньяга да, заманга да, тормышка да төрле яссылыктан карыйм. Минем караш башкаларныкы белән тәңгәл дә килмәскә мөмкин. Бәлки мин оптимист та, пессимист та, романтик та түгелмендер. Ләкин, минем рухи халәтем матурлыкка, ямьгә, мәрхәмәткә күз йомган, кояшка артын борган битарафлык та түгел... түгел... «Нәфрәттән дә мин мәхәббәт эзлим» Хәер, бөтен, иҗатымны кайчандыр барлап, тәфсилләп өйрәнсәләр, анда минем җанның һәрбер хәрәкәте, хәтта, күз күрмәгән сулышы да чагылдырылган. Нигездә, мин үземне чынбарлыкны язучы дип исәплим. Бу катлаулы, болгавыр заманда кешеләргә дөреслек кирәк. Ялтыравык, эче калтыравык, шалтыравык ялганга табынып йотылу – фаҗига. Күңелне кузгаткан вакыйгалар, тәэсирләр күп. Хаксызлык, затсызлык, оятсызлык, ялагайлык, комсызлык, хокуксызлык, кешеләрдәге битарафлык, гамьсезлек, шәфкатьсезлек, гаделсезлек, имансызлык, ерткычлык. Болар барысы да инсаният дөньясына тискәре йогынты ясаган шайтани көчнең төп билгеләре. Дөньяның начар, караңгы ягын гына күрү дә нигездән дөрес түгел. Кара төннән соң елмаеп таң ата, яңа көн туа. Салкын кыштан соң җылы агым булып яз килә. Бернигә дә карамый кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Тормыш ничек акса, шулай ага. Ямьсезлек – матурлык, батырлык – куркаклык, явызлык – изгелек. Нишлисең, тормыш тулаем каршылыктан корылган... Без шул барлыкта яшәргә, сыналырга хөкем ителгәнбез.
– Сезнең сүзләргә язылган җырлар да бар. Кемнәр башкара? Сез аларны сатасызмы?
– Әйе, махсус җыр текстлары язмасам да, 30га якын шигыремне көйгә салдылар. Бу өлкәдә аеруча талантлы, милләтпәрвәр җырчы-композитор Флүрә Талипова активлыгы белән аерылып тора. Ул «Әйтмә миңа», «Әгәр язмыш», «Хәтер», «Йөрәкләргә шакыйм», «Усман авылы»на көй язды. Равил Галиев «Кыр казлары»н, яшь җырчы Азалия «Очам, очам»ны башкаралар. Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «Әнкәемә», «Төнге абага», «Мәхәббәт күпере»н халыкка ирештерде. «Кайттым туган ягыма» Илнар Сәйфиев, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар. Көен Наил Мортазин язды. Якташым, талантлы җырчы-композитор Алсу Шакирова (Шакирә) күп кенә шигырьләремә көй язып, үзе үк халкыбызга да җиткерде. Асыльяр «Дөнья матур» (Фәрит Хатыйпов көе), Алсу Хәбибуллина «Сөймим димә», «Гөлләргә сыен» (Ринат абый Гобәйдуллин көе) Сиринә Зәйнетдинова башкара. Якташым Алсу Шакирова (Шакирә) дә күп кенә шигырьләремә көй язып, үзе үк башкарды. Минем башкаручылардан акча сораганым да, сатканым да юк. Чөнки миңа алыпсатарлык сәләте тумыштан бөтенләй бирелмәгән.
– Сез ни өчендер китап чыгаруны суздыгыз. Сәбәбе бармы?
– Матбугатта шигырьләрем даими басылып килсә дә, чынлап та, китап чыгару шактый озакка сузылды. Сәбәбен үземнең артык акрын кыймылдаудан, үз-үземне тиешенчә оештырып бетерә алмаудан һәм... ялкаулыгымнан күрәм. Беренче «Кылычлы җил» дип исемләнгән китабым төрле жанрда бердәй олуг талант иясе булып танылган шәхес, Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил абый Сафинның җылы кулы белән нәшриятка илтеп тапшырганнан соң дөньяга аваз салды. 2003 елны «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә китапка керәчәк шигырьләрнең кайберләрен укыган идем. Ул вакытта талантлы шагыйрьләр, үзләре прозада да биек күтәрелгән Рәшит абый Бәшәр, Фирүзә ханым Җамалетдинова иҗатымны хуплап, китап итеп тупларга киңәш бирделәр. Ярдәм иттеләр. Зур рәхмәт аларга. Китабым дөнья күреп, күпмедер вакыт узганнан соң, чорыбызның титан шәхесе, шагыйрь, прозаик, публицист, милләт каршында олы хезмәт күрсәткән, хөрмәткә лаек Айдар ага Хәлимнең «Шәһри Чаллы» газетасында минем иҗатыма багышланган «Ак биләүләр моңы» дигән мәкаләсе басылу минем өчен сөенеч булды. Әйтергә кирәк, минем башлангыч иҗатыма да ул канат куйды. 40 еллар чамасы элек үк: «Күп укы, күп бел, бал кортыдай тырыш, тынгысыз бул, куан һәм куандыр» – дип язган иде ул. Бу күпкырлы шәхескә аерым рәхмәтем!
– Кайсы шагыйрь күңелегезгә хуш, рухи дөньягызга якын, кадерле? Кемнәр алар?
– Күңелемне канәгатьләндергән шагыйрьләр бихисап. Һәрберсе дә олы, кабатланмас, серле бер дөнья. Чишмә башыбыз Кол Галигә тоташса да, («Кыйссаи Йосыф») гадәттә, без Тукайдан башлыйбыз. Һәм... бу дөрес шикелле. Фани дөньяда нибары 27 ел яшәп, туган халкының бөтен кайгы-газабын, хәсрәтен, борчылуларын, уй-фикерләрен ябык кына иңнәрендә күтәреп, бәһаләп бетермәслек иҗади мирас калдырып, рухи юлбашчыга әверелгән бөек, дөньякүләм билгеле сирәк шәхес. Тагын кемнәрне атарга мөмкин? Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким. Бүгенге көндәге шагыйрьләрдән дә игътибарга, ихтирамга лаеклар аз түгел. «Үз күлмәгең үз тәнеңә якын» дигән әйтемгә таянып, Чаллы шагыйрьләрен атап узам: Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Данис Хәйруллин, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Габделнур Сәлим. Алардан яшьрәк дәвам: Рәзинә Мөхияр, Зөләйха Минһаҗева, Әлфия Ситдыйкова, Cирень Якупова, Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина. Өммәтебезнең сакчысы, яклаучысы Фәүзия апа Бәйрәмовага аерым тукталасым килә. Халкыбызның тамырларын, үткәндәге бөеклегенең җепселләренә кадәр барлап, ачынып та, ачылып та төрле яклап та өйрәнгән, искиткеч рухи көчкә, батырлыкка ия булган, прозасы, шигърияте, шәхесенең зурлыгы белән дә сокландырган фидакарь зат!
Күңел күзен башкалабыз Казанга күчерсәм, анда да шигърият казаны кайнап тора... Үрнәк алырлык шагыйрьләр әле дә бар, булган һәм... булачак!
Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Разил Валиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Җәүдәт Сөләйман, Зөлфәт Хәким, Рәмис Әймәт. Кайта-кайта Саҗидә Сөләйманованы укыйм. Хатын-кызларыбыздан Нәҗибә Сафинаны, Клара Булатованы, Фирүзә Җамалетдинованы, Сания Әхмәтҗанованы, Рифә Рахманны, Гөлүсә Батталованы, Луиза Янсуарны, Ландыш Габдрахманованы билгеләп үтәсем килә. Яшьләр арасында Рүзәл Мөхәмәтшин, (ул үз шигырьләрен сәнгатьле укуы белән дә аерылып тора) Фәнил Гыйләҗев, Ленар Шәех. Бакыйлыкка күчкән мәртәбәле абруй казанган шагыйрьләребездән Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Харрас Әюп, Зөлфәт Маликов, Мөдәррис Әгъләм, Роберт Миңнуллин, Илдус Гыйләҗев, Наис Гамбәр, Гәрәй Рәхим, Рифкатъ Закиров.
Урыс шагыйрьләреннән тамыры голланд милләтенә тоташкан Лермонтовны мөкиббән китеп, яратып укыйм. Пушкинны, Есенинны, Тютчев һәм Афанасий Фетны. Чит ил шагыйрьләреннән Джордж Байрон, Гете, Гейне, Вильям Шекспир.
Прозаикларыбыздан Әмирхан Еникине, Фатих Хөснине, Мөхәммәт Мәһдиевне, Аяз Гыйләҗевне, Нурихан Фәттахны, Вахит Имамовны, Факил Сафинны яратып укыйм.
Билгеле, бу тулы исемлек түгел...
– Быел китабыгыз нәшрият планына керде, диделәр. Нинди исем астында? Көтәсезме?
– Әлбәттә, көтәм. Ачымы, татлымы, төчеме иҗат җимешемне өммәттәшләрем дә татырга тиеш. Үзгәреш булмаса, китапның мөхәррире, чорыбызның мин хөрмәт иткән күренекле шагыйре – Газинур Морат. Китапның исемен ике вариантта бирдем: беренчесе – «Өмет догасы», икенчесе – «Өченче сулыш». Газинур кайсын кулай күрер. Аңа тулаем ышанам. Китабымны чыгаруны сорап нәшриятка гариза язучы, Факил абый Сафинга, Газинур Моратка, нәшриятка үзенең хуплау тавышын ирештергән Вахит абый Имамовка, иҗатыма уңай карашта булган, бүгенге рәисебез, депутат, халык шагыйре Ркаил Зәйдуллага китабым дөньяга чыгарына ышанган, өметләнгән хәлдә чиксез рәхмәтемне юллыйм.
– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
– Алдагысын Аллаһы Тәгалә белә. Алда гомер булса, прозада каләм көчемне сынарга ниятем бар. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сау-сәламәт, бәхетле милләтебезне яратучы, хөрмәтләүче, үстерүче булыгыз! Халкыбыз бергә, бердәмлектә җанын да, динен дә, телен, гореф-гадәтләрен дә, үз йөзен дә саклап алгарышка ирешсен, киләчәге якты, имин, тыныч, Аллаһы Тәгаләнең шәфәгатендә, сагында булсын! Амин!
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сау-сәламәт, бәхетле, милләтебезне хөрмәтләүче, үстерүче булыгыз! Халкыбыз бердәмлектә җанын да, динен дә, телен, гореф-гадәтләрен дә, үз йөзен дә саклап, алгарышк ирешсен.
Р. Мәхмүтова сөйләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев