26 апрель 2022 яңалыклары
-
Тукай һәйкәле янында Чаллы шагыйрьләре шигырьләр укыды
Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Быел аның 136 еллыгын билгеләп үтәбез.
-
94 яшьлек ветеран турында шәһәр мэры: "Сез бик бай кеше!" - ФОТОЛАР
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан 94 яшьлек Серафим Васильевич Агафоновны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
-
Авыр булса да, бик кызыклы фән
Гүзәл Тәрҗеманова 56нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучыларына физикадан ачык дәрес һәм дәрестән тыш шөгыль күрсәтте. Гүзәл Рәисовна югары квалификацияле укытучы. Ул 26 ел физика укыта, шуның 6 елы – 56нчы мәктәптә.
-
56нчы мәктәпнең куратор итеп сайлануы очраклы түгел
Чаллының 56нчы мәктәбе «500+» федераль проектында катнаша. Әлеге проект белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты түбән булган мәктәпләргә ярдәм итүне күздә тота.
-
Тукайга багышланган шигырьләр тәкъдим итәбез
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шәһәребез шагыйрьләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
-
Шәһәрдәшләрне велоквестка чакыралар
6 май көнне 15:00 сәгатьтә Гидростроительләр поселогының тарихи урыннары буенча квест-уен элементлары белән велосипедта сәяхәт оештырылачак.
-
Иммунитетны ныгыту атналыгы бара
24-30 апрельдә Чаллыда – бердәм иммунизация атналыгы үтә. Аның кысаларында вакцина һәм прививка ясатуның мөһимлеге хакында аңлату эшләре алып барылачак.
-
Чаллыда Бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үттеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Чаллыда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел да Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында милләттәшләребез өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде.
-
Ульяновск өлкәсендә фаҗига: балалар бакчасында атыш, үтереш
Бүген Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан балалар бакчасына коралланган ир-ат бәреп керә һәм ут ача. Каравылчы булмау сәбәпле аның юлына берәү дә аркылы төшми.
-
Җиңү көнендә Чаллыда бәйрәм салюты булачак (+программа)
22 апрельдән башлап шәһәрдә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелә. 6 май көнне Яр буе паркы мәйданында Мариин театрының симфоник оркестры, дирижер Валерий Гергиев чыгыш ясаячак. 7 май көнне Җиңү паркында тынлы оркестрлар фестивале узачак.
-
Ураза аенда организмга ничек ярдәм итәргә? (диетолог-нутрициолог киңәше)
Уразада организмга ничек ярдәм итәргә, нинди җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашарга, майларның нинди төрләрен кулланырга? Бу хакта табиб диетолог-нутрициолог Айгөл Сәлимова сөйләде.
-
Фәрит Зарипов: «Солдатларга рухи ярдәм мөһимрәк тә икән» - ФОТОЛАР
Чаллыда яшәүче эшмәкәр Фәрит Зарипов Украинада хәрби хәрәкәттә катнашучы солдатларга ярдәм итү йөзеннән «Фронтка хатлар» дигән акция оештырды.
-
«Мәрхәмәт-Милосердие» кайнар линия оештыра
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә кайнар линия оештыра. Алар бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр.
-
52нче комплекста мәеткә тап булдылар
52нче комплекста «Кама» сәүдә үзәге янында бер мәет табып алдылар. Бу турыдагы мәгълүмат, кичә, социаль челтәрләрдә таралды.
-
Тукай премиясе ияләре билгеле
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Башкалабыз Казанда шигърият бәйрәме бара.