Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Стресска бирешмим дисәң...

Хәзер төсләр ярдәмендә дәвалану да модада.

Депрессия дигән чир кешене гадәттә язын һәм көзен борчый. Берәүләр моны бу чир түгел, ә вакытлыча, үтә торган вак-төяк күренеш кенә диләр. Ләкин ел саен Җир йөзендә 800 мең кеше аңа каршы тора алмаганлыктан, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр. Статистика күрсәткәнчә, бигрәк тә хатын-кызлар депрессиягә бирелә һәм бу чир елдан-ел “яшәрә” бара.

Депрессиягә каршы көрәшүнең иң гади ысулы – яктылыкка омтылу, ягъни өйдәге лампочканы яктырагына алыштыру, калын пәрдәләрне алып, алар урынына ачыграк төстәге, җиңелрәкләрен элү. Шулай ук спорт яки күңелгә ятышлы берәр физик эш белән шөгыльләнү дә баштагы караңгы уйлардан арындыра.

Хәзер төсләр ярдәмендә дәвалану да модада. Мәсәлән, кызыл төс йөрәк тибешен тизләтә һәм тән температурасын күтәрә, ә сарысы стрессны төшерә, уйлау сәләтен яхшырта.

Күңел төшенкелегеннән сары мәтрүшкә төнәтмәсе бик файдалы. Ачы шоколад серотонин дигән бәхет гормоны эшләп чыгаруны арттыра, димәк, кәефне күтәрә. Америка галимнәре туңдырма да кәефне күтәрә диләр. Медиклар кинога яки берәр кичәгә бару, дусларың белән кафеда утыру, чәч кистерү, бәйләү, яки фатирга ремонт ясау кебек шөгыльләр дә депрессиядән коткара диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык