Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән штраф сала башлаячаклар

Эт асраучылар колагына.

1 июльдән Татарстанда йорт хайваннарын тотуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Республиканың Баш ветеринария идарәсе карары нигезендә, төбәк территориясендәге барлык этләр мәҗбүри теркәлү һәм чиплау узарга тиеш.

Закон таләпләрен үтәмәгән хуҗалар өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр хокук бозган очракта хуҗаларга кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный, кабатланган очракта түләтү суммасы 5 мең сумга кадәр арта.

Этләрнең төрле категорияләре өчен махсус теркәлү сроклары билгеләнде:
* 2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган көчекләр өч ай эчендә теркәлергә тиеш
* Ел башына кадәр дөньяга килгән этләр 2025 елның 31 декабренә кадәр исәпкә алынырга тиеш
* Өлкән яшьтәге хайванны сатып алганда документлар 30 көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш

Республикага вакытлыча килгән этләр өчен искәрмә ясалды – әгәр аларның тору вакыты 30 тәүлектән артмаса, теркәлү таләп ителми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев