Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 нче сентябрьне октябрь аена күчерергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында уку елы башлануны күчерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) уку елы башын 1 октябрьгә кадәр кичектерергә тәкъдим итә, COVID-19 авырулары санының яңа күтәрелүенә китермәс өчен, тиешле тәкъдимне Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка җибәргән.

Депутат Россиядә көн саен коронавирус йоктыруның биш меңгә якын яңа очрагын ачыклаулары белән үз тәкъдимен нигезләгән.

Күп регионнарда 1 нче сентябрьдә башланачак, әмма линейкалар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Мәктәпләр COVID-19 пандемиясе, мәҗбүри термометрия, көчәйтелгән дезинфекция һәм балаларның кабинетлар һәм мәктәп биналары арасында йөрүен чикләү белән бәйле кайбер чикләүләр белән эшли башлаячак.

Чыганак РИА Новости

фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев