12 январьдә һава торышы нинди була?
Яңалыклар тасмасы

12 январьдә һава торышы нинди була?

Синоптиклар хәбәр итә.

Татарстанда эш атнасының беренче көнендә  урыны белән кар явуы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран чыгуы ихтималы да бар. 

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы -8.. -13 градус, көндез -3.. -8 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев