Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

14 бала анасы: «Мин аларны ачулана белмим!»

Мамадышта яшәүче Любовь һәм Николай Мазиловлар 14 бала тәрбияли. Бишесе – үзләренеке, тугызын алып үстерәләр. Хәер, алар балаларны алып үстергән, үзебез тапкан дип бүлми, барысы да – үзләренеке!

Бервакыт Любовь төш күрә.  Ире белән бер көймәдә баралар икән. Шулвакыт күктән бер баланың кулы күренә. Әкренләп бала көймәгә төшә. Аннан соң икенчесе күренә. Анысы да көймәгә сыеша. Хатын моны йортларына 2 сабый кайтасына юрый. Юраган юш килә – 2011 елда алар бертуган  малайларны алып кайталар.

– Без ел саен диярлек икешәр бала алдык. Иң соңгы алганда берне бирделәр. Барысының да исемнәрен санап чыга да алмыйм – буталам. Минем өчен  алар – кызым, улым. Бар назымны биреп, яратып яшәргә тырышам, – ди ул.

Любовь гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән. Эшеннән дә җибәрәселәре килмәгән. Быел гына ялга чыккан.

– Өебездә балигьлык яшенә җитмәгән 10 бала бар. Аларга әни назы, ярату кирәк. Шуңа эшләмәскә булдым, – ди ул. – Без ирем белән – ишле гаиләдән. Биш балабыз булгач та, туктап калмадык, яратуыбызны ятимнәргә бирергә булдык. Мин кешеләр яратам. Әгәр өйдә бернинди тавыш булмаса, куркып калам. Тынычлык яратмыйм. Бала-чага тавышы ишетелеп  тормагач, нәрсә инде ул?! Бер кимчелегем бар – балаларны сүгә белмим. Бик йомшак әни. Бәлки, кайдадыр усаллык та кирәк булгандыр. Әмма инде хәзер үзгәрә алмыйм. Мөгаен,  балалар да шул йомшаклыгым өчен яратадыр.

Балалар дигәннән, аларның һәркайсы әти-әнисен үз һөнәре, сәләте белән шатландыра икән. Барысы да спорт белән шөгыльләнә. Мазиловлар шулай өйрәтә, чыныгып үсәләр, ди. Кыш көне бозлы суда коеналар, ел әйләнәсе мунчада чабыналар икән.

– Балалар безгә кайтканда бер кочак авыру белән иде. Озакка бармый ул, терелтәбез үзләрен. Төчкерүче дә, йөткерүче дә калмый. Ике кызыбыз акылга зәгыйфьрәк. «Нәрсәгә алар сиңа?» – дип тә сүгүчеләр булды. Тик мин йөрәк кушканны тыңладым. Ул кызлар хәзер – өебезнең нуры. Шулкадәр итагатьле, назлы, рәхмәтлеләр. Ризык пешерсәң дә, матур кием алсаң да, кулларымнан үбеп торалар. Хәерле төн теләмичә ятмыйлар. Алар авыру булмаган, аларга әти-әни кирәк булган икән дип уйлыйм кайчак. Сабыйларны тыңлый белергә, үз юлларын табарга өйрәтергә кирәк. Бер кызым гөлләр үстерә. Җырлый-җырлый су сибә. Чәчәкләр белән сөйләшә. Беләсезме, гөлләр шаулап утыра. Ул аларның телен аңлый, – дип сөйли Любовь.

Краснодар краенда яшәүче олы улы 4 баласы белән әти-әнисенә булышырга кайткан. Бергәләп мунча төзергә тотынганнар. Әлегә 21 кеше бергә торалар икән. Любовь моңа да шатлана. Өйдә кысан дип тормый ул, бар кешене кунакка чакыра. Аларга өйнең зурлыгы мөһим түгел, йөрәгеңдә урын күп булсын!

– Төрле чаклар булды. Балаларны үстерү җиңел түгел. Кайчак төннәрен елап чыга идем. Әмма мин ятимнәрне алуыбызга бер дә үкенмәдем. Бу – бит Ходай бүләге. Мин шул сабыйлар белән рәхәттә яшим. Җаным ял итә, – ди хуҗабикә. – Балалар алгач, үземдә яшәр өчен яңа көч таптым. Аллага шөкер, авыруларны да оныттык, рәхәтләнеп гомер итәбез. Күпме сабыйга әни була алуыма сөенәм. Баладан да татлы нәрсә юк. Һәр хатын-кызга әни булырга язсын. Үзенеке булмаса, ятимнәрне үз итәргә була.

 

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев