Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бал кортлары эшсез калмасмы?

Балның файдалы икәнлеген барыгыз да беләсездер.

Балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ. б. матдәләр бар.
Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәргә дә була.
Ни кызганыч, быел җәй соңлап килә. Шуңа бал аерту да соңгарак кала. Көннәрнең җылынуын барлык кешеләрдән дә бигрәк умартачылар көтә. Чөнки балның булу-булмавы җәйнең ничек килүенә бәйле. Без дә көннәр тизрәк җылынсын, бал кортлары үзләренең баллы эшләренә керешсен иде, дигән теләктәбез.
 

В. Мәҗитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X