Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яшькә кадәрге балаларга өченче тапкыр акча бирергә мөмкиннәр

Хөкүмәтнең август аенда 16 яшькә кадәрге балаларга акча бирелү-бирелмәү мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты башлыгы беренче урынбасары Валерий Рязанский шулай дип белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сенатор фикеренчә, Премьер-министр Михаил Мишустиннның Ерак Көнчыгышка сәфәреннән соң бу мәсьәләлгә ачыклык кертелергә мөмкин. “Түләүләр булырмы бу, әллә инде ярдәм итү буенча ниндидер өстәмә адымнар гына булырмы – анысын әлегә әйтүе кыен. Моның өчен миллиардлар кирәк булачак бит,” – дип билгеләп үткән Рязанский. Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләдә соңгы сүзне Финанс министрлыгы әйтәчәк.


“Быелгы бюджетка мондый акчалар салынмады. Шулай ук пандемия вакытында һәм җәйге каникул чор чорында бюджетка кичекмәстән кабул ителгән төзәтмәләрдә дә балаларга өченче тапкыр акча бирү каралмаган. Шуңа күрә көтәргә кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә сенатор.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X