17 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚, аязган вакытта -19˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-8˚. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев