Бу хактагы карарны Чаллы мэры имзалады.
Анда катнашучылар алдында кыш алдыннан шәһәрне чистарту бурычы тора. Өмә иртәнге 8дә башланып көндезге 12гә кадәр дәвам итә. Өмәдә катнашучылар урам, паркларны чүп-чардан, яфраклардан арындыралар. Агачлар һәм куаклар утырталар, шулай ук агачларны санитар кисәләр.
Бу көнне паркларны, скверларны, яр буе зоналарын һәм бульварларны, шәһәр магистральләре буендагы яшел зоналарны, ишегалларын, Чулман, Меләкәс, Шилнә һәм Чаллы елгалары яр буйларын тәртипкә китерү планлыштырыла.
Нет комментариев