Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Үзеңә бәхет теләп укый торган дога

Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, Ул теләкләрне кабул итүче, максатларыбызга ирештерүче.

Көн саен Раббыбызның барлыгына ышанып, Аны искә алып, теләкләреңне искә төшерергә кирәк. Үзеңә бәхет, тыныч тормыш, сәламәтлек сорап укый торган дога:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб».

Мәгънәсе: «Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән. Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр»- дигәнсең. Теләгемне кабул ит, амин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев