18:00 сәгатькә Чаллыда сайлаучыларның 68 проценттан артыгы тавыш бирде
Яңалыклар тасмасы

18:00 сәгатькә Чаллыда сайлаучыларның 68 проценттан артыгы тавыш бирде

Тавыш бирергә өлгермәгән шәһәрдәшләрне сайлау участокларында кичке 20:00 сәгатькә кадәр көтәләр.

Чаллыда 20 сентябрьдә 18:00 сәгатькә Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирүдә сайлаучыларның 68,3 проценты үз фикерен белдерде. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлыгы Чаллыда 391 меңнән артык кеше сайлау хокукына ия. Аларның 267 меңнән артыгы гражданлык бурычын үтәде. Тавыш бирергә өлгермәгән шәһәрдәшләрне сайлау участокларында кичке 20:00 сәгатькә кадәр көтәләр.


Нет комментариев