Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 яшьлек егет кулыннан һәлак булган ханым «Мәдәни җомга» газетасында сәркатиб булып эшләгән

Казанның Чуйков урамында булган коточкыч хәлне язган идек инде. 22яшьлек егет кулыннан һәлак булган ханым 20 елдан артык «Мәдәни җомга» газетасында сәркатиб булып эшләгән.

— Бүген иртән Фәридә апаны,ирен,кызын соңгы юлга озатабыз. Улына сабырлык телим. Бу хәлгә ышанып булмый,шок хәлендә йөрим,-ди Фәридә апаны якыннан белгән Зөлфия Мәдьярова.   Әлеге гаиләнең якыннарына, туганнарына түземлек телибез.   Исегезгә төшерәбез, Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.   Фаҗига 8 гыйнвар көнне Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Аннары егет үзенә кул салырга омтылган.   Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, егет дүртенче каттан сикергән, әмма исән калган. Аны ашыгыч рәвештә 7нче хастаханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар.   Беренчел мәгълүматлар буенча, низаг кызның әти-әнисе бу егет белән аралашуына каршы булу сәбәпле чыккан.   «Ике яки аннан күбрәк затны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гөлгенә ШИҺАПОВА 
 

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев