Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 яшьлек хатын ике яшьлек улын кыйнаган һәм мунчада бикләп тоткан

Баланы салкын мунчада бикләп тоту тәрбиянең тагын бер ысулы булган.

Менделеевск районында ике яшьлек улын кыйнаган һәм мунчада бикләп тоткан өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Татар-информ» язуынча, апрель аеннан май аена кадәр 22 яшьлек хатын үзенең кечкенә улын даими рәвештә кыйнаган. Баланы салкын мунчада бикләп тоту тәрбиянең тагын бер ысулы булган.   Хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Ул балалар йортында үскәнен һәм балага үзе белгән тәрбия алымнарын куллануын әйткән.   Прокуратура «Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә бурычларны үтәмәү» һәм «Җәберләү» маддәләре нигезендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган.   Суд хатын-кызны гаепле дип тапкан һәм 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 15 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән. Мондый карар хатын-кызның тагын бер яңа туган баласы булганлыктан кабул ителгән.   Ике яшьлек малайны әнисеннән алганнар, ул бала йортына урнаштырылган. Хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр.  

Чыганак: Матбугат.ру

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев