Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

4 меңнән артык Татарстан эшмәкәре бушлай заем һәм 2 процентлы кредит алды

Әлеге хезмәттән республиканың 16 банкы аша файдаланырга мөмкин.

Татарстан Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән интервьюда хәбәр иткәнчә, Татарстан эшмәкәрләренең 4,4 меңнән артыгы эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен процентсыз займнардан һәм кредитлардан файдаланган. Алар 10,5 млрд сум акча алган.

Хезмәт хакы түләүгә процентсыз заемны республиканың 16 банкында алырга мөмкин. Кредит бер елга исәпләнгән. Беренче алты айда эшмәкәр процент түләмәскә мөмкин, ә ярты елдан бизнес өчен ставка елына 4% тәшкил итәчәк. Тагын бер программа – еллык 2% белән займнар бирү. Ул шулай ук хезмәт хакы түләүгә юнәлдереләчәк. Аның аермасы шунда ки, бизнеста мәшгульлек сакланганда, кредит буенча төп өлешне дә, процентларны да түләмәү мөмкинлеге булачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев