Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5 минут эчендә җавап бирергә тиешләр

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү сервисының яңа федераль стандартлары гамәлгә керде.

Алар кул­ла­ну­чы­лар­га күр­сә­те­лү­че хез­мәт­нең сый­фа­ты­на мәҗ­бү­ри та­ләп­ләр исем­ле­ген рас­лый. Яңа та­ләп­ләр бу­ен­ча ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­гә кер­гән га­ри­за­га җа­вап би­рү һәм проб­ле­ма­лар­ны хәл итү ва­кыт­ла­ры тә­га­ен бил­ге­лән­гән. Мә­сә­лән, ава­рия хез­мә­те шал­ты­ра­ту­га 5 ми­нут эчен­дә җа­вап би­рер­гә ти­еш, әгәр те­ле­фон­ны алу мөм­кин­ле­ге бул­ма­са, 10 ми­нут эчен­дә шал­ты­ра­ту­чы­га ка­бат шал­ты­ра­ту мәҗ­бү­ри. Чүп тор­ба­ла­ры яки ка­на­ли­за­ция ты­гыл­са, бу проб­ле­ма 30 ми­нут­тан алып 2 сә­гать эчен­дә хәл ите­лер­гә ти­еш.

Стан­дарт­лар ава­рия-дис­пет­чер хез­мәт­кәр­лә­ре­нә бул­ган та­ләп­ләр­не дә кат­гый­лаш­ты­ра. Алар эш­кә та­нык­лык­лар, ба­хил­ла һәм ки­ем­гә үз­лә­ре­нең исем-фа­ми­ли­я­лә­ре бер­ке­тел­гән там­га бе­лән чы­гар­га ти­еш­ләр. Ида­рә­че ком­па­ни­я­нең офи­сы то­рак ху­җа­ла­рын­нан җә­я­ү­ле­ләр өчен уңай­лы ерак­лык­та ур­на­шыр­га ти­еш.

Яңа та­ләп­ләр бу­ен­ча һәр подъ­езд­да то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә бул­ган та­риф, алар­ның үз­гә­ре­ше, шул үз­гә­реш­ләр ча­гыл­ган го­му­ми җы­е­лыш ка­рар­ла­ры рек­ви­зит­ла­ры күр­сә­тел­гән мәг­лү­ма­ти стенд­лар эле­нер­гә ти­еш.

Әле­ге та­ләп­ләр ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең хез­мәт сый­фа­тын кон­троль­дә то­ту­ны җай­га са­лыр һәм ми­лек­че­ләр бе­лән үза­ра элем­тә дә­рә­җә­сен ях­шыр­тыр дип кө­те­лә. Шул ук ва­кыт­та сер­вис­ның ях­шы­руы хез­мәт­ләр­нең бә­я­сен арт­ты­рыр­га ти­еш тү­гел, ди бел­геч­ләр.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев