58 тапкыр штрафка тартылган егет авариягә очрады
Юл-транспорт һәлакәте Беляев һәм Раскольников урамнары киселешендә булды.
Чаллыда Hyundai ix35 автомобиле белән Skoda Octavia машинасы бәрелеште. Инерция буенча Hyundai бордюрга килеп менде, юл билгесен дә аударды. Инспекторлар белдерүенчә, 36 яшьлек әлеге машина хуҗасы 2 ел эчендә 58 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Skoda машинасын йөртүче кызның юл-кагыйдәләрен бозу буенча штрафлары юк. Шофёрларның икесе дә хастаханәгә озатылды. Табиблар тикшерүеннән соң алар өйләренә җибәрелде. Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.
Фотолар Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннщн алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев