Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

618 чаллылы коронавирус инфекциясеннән терелгән

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән

Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 618 кеше коронавирус инфекциясеннән терелде. 85 кеше медицина күзәтүе астында кала. 6 398 кеше медицина күзәтүеннән төшерелде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сәүдә үзәкләрен, дәвалау учреждениеләрен санитар һәм эпидемиологик нормаларны үтәүгә тикшерүне дәвам итә. Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләвенчә, алар адресына эпидемиягә каршы чаралар исемлеген билгеләү буенча күрсәтмәләр бирелә.

 

"Сәүдә үзәкләрендә дә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган кибетләрдә дә хокук бозулар бар. Аларның күбесе – кичке вакытта", - дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев