9 ай борынында таракан белән яшәгән
Яңалыклар тасмасы

9 ай борынында таракан белән яшәгән

Таракан борынга кайчан, ничек керүе билгесез

Казанда 31 яшьлек хатын, суларга авыр булуыннан зарланып, хастаханәгә барган. 

 

Бу хәл узган елның ноябреннән үк борчый икән. Томография борын куышлыгында ниндидер чит нәрсә булуын күрсәткән. 

Башта аны көнбагыш дип уйлаганнар. Операция ясаганда исә табиблар борыныннан таракан чыгарган. Аның борын эченә кайчан һәм ничек керүе билгесез. 

18+

Тараканны гистологиягә җибәргәннәр. Пациентның хәле канәгатьләнерлек. 

 

 

Мәгълүмат matbugat.ru сайтыннан алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев