Тыл ветераны озак яшәү серләре турында фикерен дә әйтте
Вәсимә апа Гыйльфановага 96 яшь. Тумышы белән ул Мөслим районы Метрәй авылыннан, лаеклы ялга чыккач, кызы янына Чаллыга күчеп килгән.
– Хәзерге табыннарга, көндәлек ашауларыбызга караган саен күзләремә яшьләр килә, без үскәндә ашарга бер бөртек ипи валчыгы булмаган вакытлар күп булды. Бала гына булсак та урманнан утын да ташыдык, басуда да эшләдек, фермада маллар карадык. 7нче класстан соң мәктәптә җыештыручы булып эшләдем, иртән балалар килүгә җылы булсын өчен төнге икедә килеп мич яга идем, дип искә ала тыл ветераны.

Мәктәптән соң ул шәфкать туташлары курсында укый, аннары Алабугада укытучылар институтын тәмамлый. Иң яхшы студентларның берсе буларак, аны ерактагы Төмән өлкәсендәге татар авылына эшкә җибәрәләр. Анда ул география укытучысы булып эшли, директор вазыйфаларын да башкара, тормышка чыга, кызы туа. Аннары Казан педагогия институтында читтән торып белем алып, озак еллар Минзәлә районы Иркәнәш авылында химия-биология укыта. Хезмәт стажы – 44 ел.
– Балалар укытудан тыш концертлар оештырырга, колхоз эшләрендә дә булышырга, сайлау комиссиясендә эшләргә, депутат та булырга туры килде, дип искә ала шәһәрдәшебез.

Бүген ул медальләрен тагып, матур костюмнарын киеп, сайлау комиссиясеннән кунакларны каршы алды. Ел да сайлауда катнашуын әйтте. Аннан озак яшәү серләре турында сорашкач, үз фикере белән уртаклашты. Аның әйтүенчә, хикмәт – ул елларны ничек итеп яшәүдә.
– Эшләп, эшләгәнеңне ашап, хезмәтең белән кеше куандырып яшәмәсәң, яшәүнең яме юк, диде ул.
Нет комментариев