Абыйсын пычак белән кадап үтергән ир-атка нинди җәза яный?
Яңалыклар тасмасы

Абыйсын пычак белән кадап үтергән ир-атка нинди җәза яный?

Чаллы судында җинаять эше каралачак.

23 октябрь көнне Чаллы судында абыйсын үтергән ир-атка хөкем карары чыгарылачак. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга август аенда ГЭС бистәсендә булды. 51 яшьлек ир-ат абыйсының күкрәгенә пычак белән кадап үтерде. Абыйсы исеркеч эчемлекләр кулланып утырган булган. Эштән кайткан энекәше кисәтү ясаган. Араларында тавыш-гауга чыгып киткән. Гомере өзелгән ир-атка 53 яшь иде. 

Хәзер гаепләнүчегә 6 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев