Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Адилә – иң яхшы хэндлер

Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Агро-волга-2021» халыкара агросәнгать күргәзмәсе үтте. Аның кысаларында голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр конкурсы узды. Күргәзмәгә кадәр республика хуҗалыкларында нәселле сыерлар, таналар һәм бозаулар сайлап алу этабы булды. Күргәзмәдә катнашкан 93 баш малны Венгриядән килгән халыкара эксперт Шебек Тамаш бәяләде.

Үзенчәлекле бәйгедә Тукай районының “Сәйдәшев” хуҗалыгыннан 15 яшьлек Адилә Солтанова үзе кулга ияләштергән бозавы белән катнаштып, “Иң яхшы хэндлер” исеменә лаек дип табылды. 3 айлыклар арасында 13 бозау һәм аны йөртүче көч сынашты. Без авыл тормышын, малларны яраткан кыю кыз - Адилә белән якыннан танышып, әңгәмә кордык.
– Адилә, сиңа ничә яшь? Конкурска ничек әзерләндегез? Аннан күңелеңдә нинди тәэсирләр?
– Быел 9нчы классы тәмамладым. 15 яшь. Уку елын “4”ле, “5”леләргә тәмамладым. Укуны 10нчы класска күчеп дәвам итәчәкмен. Әнием терлекчелек комплексында осеменатор булып эшли. Безнең хуҗалыкта нәселле сыерлар үрчетәләр. Аларга тәрбия зурдан: музыка тыңлыйлар, кызуда торакларында махсус зур җилләткечләр эшли. Кечкенә чактан әни белән эшкә еш йөрдем мин. Хәзер үзем җәйге ялларда хуҗалыкта эшкә урнаштым. Монда миңа бар да таныш. Үземне дә яхшы беләләр. Конкурс буласын белгәч, мине конкурска әзерләгән зоотехник Руслан абый Вагизов чакырып алды. Хуҗалыгыбыз җитәкчесе Марат Сафин да мине хуплаган. Бозауны сайлап, күнегүләр өйрәнә башладык. Ипи кисәге, шикәр биреп башта кулга ияләштердем. Аннары муенчак кидереп үз артымнан иятреп йөртә башладым. Ике атналап шулай күнегүләр ясадык. 29нчы июльдә бозауны махсус җайланган машина белән Казанга алып киттек. Анда алар өчен барлык уңайлыклар тудырылган иде - ашау, йоклау урыннары заманча. Белгечләр һәрдаим хәлләрен белеп торды. Мондый күләмле чараны гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Павильон эчендә пычкы чүбе түшәлгән, ә амфитеатр итеп төзелгән трибунада безгә дә, бозауларга да бик рәхәт. Җитмәсә, һәр яктан фото-видеога төшерәләр,  барысы да тамашадан ләззәт алып, күзәтеп, уңышларга сөенеп торалар. Шунсы бик шатландырды, малларыбыз үзләрен бик “тәртипле” тотты. Конкурстан сертификат һәм музыкаль колонка белән кайттым. 
– Чибәркәйнең исеме, холкы ничек?
– Без аңа яратып Милка дип эндәшәбез. Бу яшьтәге бозаулар сөт белән туклана. Аннан кала печән, фураж, монокорм бирәбез. Монокормга тозы да керә, минераль туклану да. Һәм, әлбәттә, алларында һәрвакыт су тора. Эсседә бигрәк тә. Тамагы тук, “асты коры” булса, аңа берни дә кирәкми. 
– Милканы конкурска нинди сыйфатлары өчен сайлап алдыгыз?
– Иң беренче яше туры килә, буй-сыны, тән төзелеше матур. Кулга тиз ияләшүе дә зур роль уйнады, үзен бик акыллы тота. Бераз оялчан, әмма эчке кыюлыгы бар. Аны сайлап ялгышмаганбыз икән! Бу безнең беренче тәҗрибә. Икенче елга инде күп нәрсәләрне күз уңында тотып әзерләнәчәкбез.
– Ул башкалада халыкара конкурста катнашып кайтты. Хәзер кире иптәшләре янында. “Йолдыз чире” сизелмиме үзендә?
– Юк, Милка үзен гадәттәгечә тота. Шулай ук ашый, йөгерә. Мин аны үзгәрде димәс идем. Янына кергәч тә, гел кулга үрелеп тормый. Үз көе белән йөри шунда. 
– Адилә, киләчәккә нинди планнарың бар? Шушы өлкәдә калыр идеңме?
– Әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Ныгытып уйларга вакыт бар әле. Әмма шунсын әйтә алам, мал-туарны үзенә хас бер ярату белән яратам. Алар белән күпчелек вакытымны уздырам. Үзләре дә мине якын итә бит.

Айзирә ИМАМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр сәләтле балалар