Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аерылышканда ир белән хатын хәзер инстаграмны бүлешәләр

Аерылышырга булган гаилә пары «Инстаграм челтәрендә миллионнан артык булган абунәчеләр аккаунтны бүләргә ниятли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Адвокат сүзләренә караганда, инстаграм челтәрен  ирле-хатынлы бергә алып барганнар, әмма ул хатыны исеменә рәсмиләштерелгән булган. «Минем клиентлар - бик танылган блогерлар. Бу аларның уртак  аккаунты. Аның миллионнан артык абунәчесе бар һәм ул айга 300 мең сумнан артык керем кертә», - дип сөйләде адвокат Сергей Егоров.

Егоров билгеләп үткәнчә, кыенлык шунда ки, бит акчалата кыйммәт булса да, әлегә аны документацияләрдә һәм суд карарларында ничек тасвирлау аңлашылмый. Күрәсең инстаграм челтәренең РФ дәге вәкиленнән сорашырга туры килер“, — дип өстәде адвокат.

Егоров сүзләренчә, эш Мәскәүнең район судларының берсендә каралачак, әмма яклар дөньякүләм килешү төзергә тырышачак.

Чыганак: Бизнес-онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев