Аяк астыгызга карап йөрегез!
Имгәнү куркынычы бермә-бер арта.
Көздән кышка күчү чоры хәзер. Бер туңдыра, бер җылыта. Нәтиҗәдә - бозлавык. Имгәнү куркынычы бермә-бер арта.
"Соңгы 2-3 көндә шәһәр урамнарында каты бозлавык булса да, хастаханәгә имгәнеп яисә кул-аякларын җәрәхәтләгән кешеләрнең мөрәҗәгать иткәне булмады", – диде безгә БСМПның матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Солтанова.
Таеп егылган кеше гадәттә тиз генә сикереп торырга тырыша. Ләкин ашыгырга кирәкми, ди табиблар. Аяк-кулларны селкетеп карарга киңәш ителә. Авырту сизелсә, кичектермичә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бозлавык булганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз. Иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев