Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акча урлауда гаепләнүче “ТФБ Финанс” директоры тоткарланды

Татарстанның эчке эшләр органына, акча урлау факты буенча, 100 дән артык гариза кабул ителгән. 6 нчы февраль көнне Татарстан республикасының Эчке Эшләр Министры Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ООО "ТФБ Финанс" директорын акча урлауда гаеләп, кулга алдылар дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты. Офиста тикшерү эшләре алып барылган, күп күләмдә документлар кулланыштан...

Татарстанның эчке эшләр органына, акча урлау факты буенча, 100 дән артык гариза кабул ителгән.
6 нчы февраль көнне Татарстан республикасының Эчке Эшләр Министры Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ООО "ТФБ Финанс" директорын акча урлауда гаеләп, кулга алдылар дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты.
Офиста тикшерү эшләре алып барылган, күп күләмдә документлар кулланыштан чыгарылган. Хәзерге вакытта, барлык документларны да тикшерүчеләр жентекләп өйрәнә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел, "Татар информ" ООО "ТФБ Финанс" компаниясендә зур күләмдә акча югалуы һәм моның буенча җинаять эше ачылуы турында хәбәр иткән иде инде.
Якынча исәпләүләр буенча, салынган зыянның суммасы 90 миллионны тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанның эшке эшләр органнарына, акча урлар буенча, 100 дән артык гариза кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев