Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

АКШ президенты Дональд Трамп Нобель бүләгенә тәкъдим ителде

Кушма Штатларда президент Дональд Трампны Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итүне сәяси трюк дип бәяләүчеләр дә бар.

Республикан конгрессменнар төркеме АКШ президенты Дональд Трампны Нобель бүләгенә тәкъдим итте.

Нобель комитетына җибәрелгән хатта Дональд Трамп "Төньяк Кореяга басым ясау, аның хәрби програмын туктатырга мәҗбүр итү һәм төбәктә тынычлыкка ирешү өчен тырышты" диелә. 18 республиканнан торган төркем Трамп хакимияте яңа чикләүләр кертү өчен халыкара җәмәгатьчелекне берләштерүгә иреште, нәтиҗәдә Төньяк Корея икътисады какшады һәм Пһеньян сөләшүләргә барырга ризалашты дип тә белдерә.

Соңгы көннәрдә Трампны Нобель бүләгенә тәкъдим итү турында тарафдарлары ягыннан сүзләр күп булды. Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Трампны хуплавы моңа этәргеч бирде. Мичиганда Трамп катнашында узган митингта аның тарафдарлары: "Нобель, Нобель!" дип шигарләр әйтте.

Кушма Штатларда Трампны тәнкыйтьләүчеләр арасында 18 конгрессменның хатын үз файдаларына сәяси трюк дип бәяләүчеләр дә бар. Нью-Йорктан конгрессмен Адирано Эспайя Трамп Ак Йортка килгәч дөньяда иминлек урнашмады дип белдерде. "Югары бүләкне дәгъвалау сәяси уеннарга этәргеч бирергә тиеш түгел", ди ул.

АКШның элекке дүрт президенты: Теодор Рузвельт, Вудро Вильсон, Джимми Картер һәм Барак Обама Нобель бүләгенә ия булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев