Ул авыр хәлдә реанимациядә.
Алабуганың элекке мэры, ТР Дәүләт Советыннан Федераль Советы әгъзасы Геннадий Емельянов Түбән Кама-Чистай юлында каты авариягә эләкте. Ул "Ленд Крузер" машинасында Түбән Камага таба юл тота һәм "Фольксваген" машинасы белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Ленд Крузер" йөзтүбән әйләнә. Геннадий Емельянов салоннан чыгып оча. Аны авыр хәлдә Түбән Кама хастаханәсенә озаталар. Сәясәтченең кабыргалары сына, башы имгәнә. Аңа операция ясыйлар.
Нет комментариев