Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Юткина хәрбиләргә 140 жилет бәйләгән

«Махсус хәрби операция беткәч кенә бәйләүдән туктаячакмын», - ди ул.

Шәһәрдәшебез Әлфия Юткина махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә 140нчы жилетын бәйләгән. «Юбилейный»,- ди ул горурланып. 

«Бер жилетны 3-4 көн эчендә бәйлим. Айга 8-9 жилет чыга. Арыйм, яшермим. Әмма үзалдыма «ярдәм итәргә» дигән максат куйдым. Төннәремне йокламыйм – гел бәйләүдә. Махсус хәрби операция беткәч кенә туктаячакмын», – ди ул. 

Шәһәребез активисты зур сөенече белән дә уртаклашты. Туганлашып беткән хәрби Сашасы ялга кайткан. Тиздән Әлфия апага да кунакка киләргә вәгъдә иткән.

«Түземсезлек белән көтәм. Тәмле ризыклар белән сыйлыйсым килә. Бу юлы мине ул хәтле күп ашатма дип алдан кисәтеп куйды», – ди Әлфия апа. 

Әлфия апа белән Сашаның туганлашу тарихы бик кызык. Шәһәрдәшебез бәйләгән жилетлары эченә хат язып тыга – изге теләкләрен юллый, үзенең телефонын да яза. Бермәлне бер солдаттан рәхмәт хаты килеп ирешә. Ул Сашадан була. Әлфия апа бүген аны үз баласы кебек ярата, кадерли. Хәтта «улым» дип эндәшә. Хәрби егет тә аны әнисе сыман күрә. Тулырак моннан укы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев